Космик очышлар

(Kosmik oçışlar битеннән юнәлтелде)

Космик очыш я галәми очыш — ул космос буйлап сәяхәт итү. Җир атмосферасыннан читтә космос киңлекләрен автоматик һәм идарә ителгән космик аппаратлар ярдәмендә тикшерү космонавтика дип атала. Җир белән космос арасында төгәл чикләр юк, шуңа күрә Халыкара авиация федерациясе ул чикне шартлы рәвештә Җир өслегеннән 100 км биеклекне билгеләде. Бу биеклектә аэродинамик көчләр файдаланып очар өчен беренче космик тизлеккә ия булырга кирәк, һәм очыш аэродинамик булудан туктап орбиталь буларак дәвам итә.

Космик очышлар
Сурәт
Нинди вики-проектка керә Проект:Космонавтика[d]
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
 Космик очышлар Викиҗыентыкта
Мәскәүдәге күргәзмәдә «Восток» ракетасы макеты

Космик очышларның физик нигезләре үзгәртү

Ракета Җирнең ясалма иярчене булсын өчен аңа 7,9 км/сәг тизлек бирергә кирәк. Мондый тизлеккә ирешү өчен ягулык массасы файдалы йөк массасыннан 55 тапкыр зуррак булырга тиеш. Димәк, старт вакытында ракета массасының күп өлешен ягулык массасы алып тора. Күпбаскычлы ракеталар Сергей Королев җитәкчелегендә совет галимнәре тарафыннан ясалганнар. Ике баскычлы Р–7 ракетасының төп өлеше – икенче баскыч, ә аның тирәсендә ягулык баклары һәм беренче баскычның реактив двигательләре урнашкан. Старт вакытында ике баскычның да двигательләре эшли башлый. Беренче баскычтагы ягулык запасы беткәч, алар аерылалар. Файдалы йөк ракетаның баш өлешендә урнашкан. Баш өлешкә атмосферада очкан вакытта һава каршылыгын киметү өчен агучан форма бирелгән. Космик пространствога чыккач баш өлеш тә төшеп кала, һәм автомат иярчен яки очучысы булган корабль мөстәкыйль оча башлый. Космик корабльның тизлеген арттыру яки юнәлешен үзгәртү өчен кечкенә генә реактив двигательләр кулланыла. Сыек ягулык ракеталары кирәсин һәм оксидлаштыргыч буларак, әче тудыргыч кулланалар.

Космоска очышлар тарихы үзгәртү

Истәлекле вакыйгалар үзгәртү

  • 1955 ел – ССРБда космосны өйрәнү өчен Байкоңгыр космодромы төзелә башлый.
  • 1957 елның 4 октябре – Советлар Союзында, кешелек тарихында беренче булып, Җирнең ясалма иярчене җибәрелә.
  • 1959 елның 4 октябре – Айга автоматик станция җибәрелә. Айның безгә күренмәгән ягының фоторәсеме Җиргә тапшырыла.
  • 1961 елның 12 апреле – кешелек тарихында беренче тапкыр «Восток» космик кораблендә кеше космоска оча, бу Юрий Гагарин була.
  • 1961 – «Восток-2» кораблендә Герман Титов оча.
  • 1962 – галәмгә Андриян Николаев күтәрелә.
  • 1963 – Беренче хатын-кыз-космонавт Валентина Терешкова Җирдән күтәрелә.
  • 1965 – тарихта беренче ачык космоска чыккан космонавт Алексей Леонов.
  • 1969 – Н. Армстронг белән Э.Олдрин беренче тапкыр Ай өслегенә төшәләр.
  • 1986 – АКШның җиде астронавтны ташыган американ галәм корабы «Челленджер» кузгалудан соң 73 нче секундта һавада шартлый.
  • 1988 елның 15 нче ноябре – беренче күп тапкыр кулланылышлы «Буран» космик корабленең тикшерү очышы булды.
  • 2003 — АКШның «Колумбия» космик шаттлы һәлакәте. Шартлау нәтиҗәсендә экипажның җиде әгъзасы да вафат.

Космонавтиканың иртә тарихы (1945 елга кадәр) үзгәртү

Беренче күкертле ракеталар якынча безнең эраның Х гасырларында Кытайда уйлап табылган. Алар берничә йөз еллар буена сигнал һәм фейрверк ракеталары буларак кулланылган. Соңрак сугышчан кабызу ракеталары барлыкка килгән. ХVII гасыр азакларында Һинд сугышчылары инглиз колонизаторлары белән сугышкан вакытта массасы 3 кг нан 9 кг га кадәрле булган кара төтенле күкертле 2 км га кадәр оча торган сугыш ракеталары кулланганнары билгеле. Бу куркыныч корал белән инглизләр кызыксынганнар һәм аны яраклаштырып 1807 елда Копенһагенны утка тотар өчен оста кулланалар.

Орбиталь очышлар үзгәртү

 
«Мир» космик станциясе (ССРБ)
 
«Колумбия» шатлы (АКШ)

1957 елның 4 октябрендә Җирнең беренче ясалма иярчене космоска очыртыла. Авырлыгы 83,6 кг булган иярчен безнең планета тирәли 92 көн оча һәм дөньяның барлык радиостанцияләренә радиосигналлар җибәрә.

1959 елдан башлап безнең илдә космонавт булу өчен 20 кандидат әзерләнә. Беренче космонавт итеп Юрий Гагарин тәгаенләнә. 1961 елның 12 апрелендә Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 07 минутта “Восток” исемле космик корабль бортында кеше белән космоска күтәрелә һәм, Җир шарын әйләнеп чыгып, 108 минут эчендә кире кайта. 1971 елдан 1982 елга кадәр вакыт эчендә Җир тирәли орбитага безнең ил “Салют” серияле 7 орбиталь станция чыгара. 1986 елдан 2001 елга кадәр Җир тирәли орбитада рекордлы срокта “Мир” станциясе эшли – аның 6 тоташтыру төене була, аның эчедә төрле вакытларда йөздән артык космонавт һәм астронавт эшләгән. Космонавт В. В Поляков орбиталь очу озынлыгы буенча дөнья рекорды куеп 438 тәүлек аның эчендә эшли. Хәзерге вакытта орбитада төрле илләр катнашында төзелгән Халыкара космик станция эшли. Аның беренче блогы безнең “Заря” йөк модуле була. Орбиталь станция – ул берничә айлар буена космонавтлар яши һәм эшли торган бөтен бер космик йорт. Алар анда фәнни экспериментлар үткәрәләр, космик объектларны тикшерәләр, безнең Җирне өйрәнәләр, шулай ук кунаклар кабул итәләр һәм посылкалар алалар. Һичшиксез, кунаклар космик корабльләрдә очып киләләр, кирәкле җиһазларны йөк корабльләре алып килә.

Планетаара очышлар үзгәртү

Айга ясалма иярченнәр, соңрак аңа төшеп утыра торган космик кораблар җибәрелү белән космик эра башлана. 1959 елның 2 январендә АМС “Луна – 1” Җирнең табигый иярченен тикшерә башлый. Барлыгы Айга “Луна” серияле 24, “Зонд” серияле 4 станция җибәрелә. Беренче аппаратлар Ай әйләнәсендәге орбитага чыгарга , ә калганнары – аның өслегенә төшәргә тиеш булалар. Айның Җирдән күренми торган ягының беренче сурәтен 1959 планетаара «Луна-3» совет станциясе төшереп ала. АМС лар йомшак кына өслеккә төшәләр, аны фотографиягә төшерәләр, температурасын үлчиләр, грунт пробасын алалар һәм анализ нәтиҗәләре белән Җиргә әйләнеп кайталар. Тикшерүләр Айның атмосферасы юк икәнен, өслегендә су булмавын, температураның көндез +130°С, ә төнлә -170°С ка кадәр суынуын күрсәтә. Мондый шартларда тереклек булмавы ачыклана.

Айга беренче булып Америка астронавты Нил Армстронг аяк баса (1969, 20 август). Якын киләчәктә Айда фәнни лабораторияләр төзү планлаштырыла, аларны ерак космик очышлар өчен станцияләр итеп файдалану мөмкинлеге карала.[1]

Венераны тикшерү өчен 1961 елда “Венера” сериясендәге 16 космик станция җибәрелә. Беренче төшү аппаратлары планета өслегенә төшеп җитә алмыйча, аның тыгыз атмосферасында берничә сәгать эшләгәч янып җимереләләр. 1970 елда гына “Венера – 7” станциясенең төшү аппараты Венера атмосферасының бетен калынлыгын үтеп өслеккәщә. Анда атмосфера басымының безнекеннән 100 тапкыр зур, температурасының +500°С булуы ачыклана. Тере организмнар өчен бик кызу һәм 96% атмосферасы углекислый газдан тора, шуңа күрә галимнәр тормышның мондый шартларда булмаслыгына ышаналар.

Марска старт алган беренче космик аппарат совет АМСы 1962 елның 1 ноябрендә җибәрелгән “Марс-1” була. 1971 елда “Марс-3” нең төшү блогы Марс өслегенең телевизион сурәтен, температура, атмосфераның басымы һәм төзелеше турында мәгълүмат җибәрә. Тикшерүләрне тагын 4 совет АМСы һәм Америка аппаратлары “Викинг -1”, “Викинг-2” дәвам итәләр. Марстагы шартлар бик кырыс булалар; атмосферасы 95% углекислый газдан тора, температура түбән. Марс җәенең иң кызу көнендә -20°С - 0°С салкын, ә кыш көннәрендә температура -130°С-ка кадәр төшә. Мондый суыкта су гына бозга әйләнми, ә углекислый газ да катып, Марсның кызгылт өслеген планетаның полюсларында поляр башлыклар барлыкка китереп, ак бәс белән каплый. “Марс Одиссей 2001” станциясе планета өслегендә бозлыклар яки су эзли. Шулай итеп, Марста да тереклек барлыгына ышаныч бетә, киләчәктә Марска очучысы булган корабльләр җибәрергә уйлыйлар.

Кеше АМС лар ярдәмендә башка планеталарны да фотоларга төшергән: Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун һәм аларның иярченнәре. 1986 елда Галлей кометасының төшен, 1991 елда астероидларны сурәткә төшерәләр, 2005 елда япон АМС ы “Хаябус) астероид грунтының тикшерергә ала, ул җиргә өйрәнү өчен алып кайтылачак. Һәм болар барысы да космоска кеше ясаган беренче адымнар гына.

Космонавтлар әзерләү үзгәртү

Космонавтларны сайлап алу һәм укыту белән Космонавтлар әзерләү үзәге (1969 елдан елдан Ю.Гагарин исемендәге) шөгыльләнә. Беренче космонавтлар отряды 1960 елның мартында төзелә. Кандидатларны Хәрби һава көчләре хезмәткәрләре арасыннан эзлиләр. Башта Авиация институты белгечләре 3461 очучының медицина кенәгәләре белән таныша. Отрядка алынучыларның яше – 35кә кадәр, буе – 175 см, авырлыгы 75 кгнан артмаска тиеш була. Шулар арасыннан 347 кешене сайлап алалар. Медицина белгечләреннән төзелгән дәүләт комиссиясе булачак космонавтларны кырыс сынаулар үткәреп тикшерә башлый: озаклап центрифугада әйләнү, һава аз калган барокамерада төрле күнегүләр эшләү, вибростендта селкетү һ.б.,һ.б. Бу мәхшәрне уза алучыларның психикасын гына тикшерәсе кала: стрессларга түзү, тиз реакция, хәтер, игътибарлылык, чыдамлык, үз-үзеңә тәнкыйтьчел караш, көтелмәгән хәлләрдә югалып калмау, кыюлык, коллективта үзеңне тота белү һәм юмор хисе космонавтлар өчен кирәкле сыйфатлар дип санала. Сынауларны уңышлы үткән 20 егет космонавтлар отрядына кабул ителә.

Космонавт булу өчен яшьләрне физик, интеллектуаль һәм психик сәламәтлек буенча сайлап алалар. Иң башта кеше югары техник белем алырга тиеш. Икенчедән, психикасы тотрыклы, төшенкелеккә бирелмәүчән булу кирәк. Ә физик ныклыкка таләпләр болай: 1 километрга йөгерү – 3 минут 35 секундтан артмаска, 800 метрга йөзү – 19 минуттан артмаска, 5 чакрым чаңгыда йөгерү – 21 минуттан артмаска тиеш. 60 метр араны 8,5 секундта чабарга, турникта ким дигәндә 14 тапкыр күтәрелергә кирәк. Озынлыкка 2 м 30 сантиметрга сикерү, 25 метрга 19 секундта йөзү таләп ителә.

Галәмгә беренче юл ярган илнең космонавтикасы һәм авиация тармагы бүген шактый кыен хәлдә. Моның шулай икәне – “Протон-М” элемтә спутнигының егылып төшүе һәм Казан күгендә “Суперджет-100” самолетының кабинасы сафтан чыгуында да чагыла. Русиядә космонавтиканың кризис хәленә төшүенә бары тик хөкүмәт үзе гаепле. Бу тармакка акча бик аз бүленә.[2]

Космик очышларның икътисади әһәмияте үзгәртү

Космик аппаратура магнит кырының тирбәнешен дә теркәп бара. Бу күрсәткеч тә җир куенындагы хәзинәнең кайда ятканын ачыкларга ярдәм итә. Телевидение тапшыруларын хәзер “Молния” тибындагы спутниклар ярдәмендә Җирдә яшәүче барлык халыклар да карый. Ул районнарда 20 миллионнан артык халык бар. Телефон элемтәсе дә космик аппаратлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Андый катлаулы бурычны хәл итү өчен Русиянең Ерак Төньяк, Себер, Ерак Көнчыгыш районнарында 15 мең километрдан артыграк радиореле линияләре төзергә кирәк булыр иде.

Космик корабльләр авыл хуҗалыгына да зур ярдәм күрсәтә. Космик аппарат гаҗәеп зур мәйданда игеннәрнең торышын белергә, аларны саклау буенча тиешле чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. Орбитадан торып үткәрелгән күзәтүләр җирдән ничек итеп дөрес файдаланырга, теге яки бу культураны нинди туфракка чәчү аеруча кулай икәнлеген ачыкларга ярдәм итә.

Кайбер районнарда урман чикләрен, агач токымнарын һәм аларның яшен, урманнардагы янгыннарны ачыкларга ярдәм итә. Космик корабльләр төшереп алган төсле фоторәсемнәр урманның нәрсә белән авыру хакында дә төгәл мәгълүматлар бирә. Косманавтиканың халык хуҗалын үстерүгә керткән өлеше болар белән генә чикләнми, билгеле. Соңгы елларда космонавтиканың үсешен исәпләү техникасына, радиоэлектроника, материалларны өйрәнү, гидрология һәм башка тармакларга да гаҗәеп зур йогынты ясады. Су басулар, җир тетрәүләр, давыллар һ.б. стихияле һәлакәтләр турында алдан хәбәр итеп күпме кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек туды һәм шулай ук күпме материаль байлыкларга экономия булды.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү