Кече Мөхәммәд

(Keçe Möxämmäd битеннән юнәлтелде)

Кече Мөхәммәд хан (کوچک محمد) — Алтын Урданың соңгы ханы (1428, 1432-1459), Тимер хан улы. Идарә иткән чорында Алтын Урда таркала башлый, Чыңгызхан нәселеннән чыккан ханнар илнең төрле өлешләрендә хакимиятне басып алалар, нәтиҗәдә Казан ханлыгы, Олы Урда, Себер ханлыгы, Кырым ханлыгы, Ногай Урдасы, Әбелхәер ханлыгы барлыкка килә, Рус Олысы 1480 елга кадәр Олы Урдага ясак түләргә дәвам итә.

Кече Мөхәммәд
Алтын Урданың ханы
Вазыйфага керешкән
1428
Аңа кадәр Олуг Мөхәммәд
Дәвамчысы Олуг Мөхәммәд
Алтын Урданың соңгы ханы
Вазыйфада
1432 – 1459
Аңа кадәр Олуг Мөхәммәд
Дәвамчысы Алтын Урда таркала
Туган билгесез
Үлгән 1459(1459)
Балалар Мәхмүт, Әхмәд
Әти Тимер хан
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр
Алтын Урда таркалуы, Идел-Дон төбәге

Тарих үзгәртү

Кече Мөхәммәд Идегәй уллары Нәүрүз һәм Гази ярдәмендә 1428 елдан бирле Олуг Мөхәммәдкә каршы Алтын Урда тәхете өчен сугыша. Соңрак Кече Мөхәммәдне Хаҗитархан да яклый. Ул елны Идел буе төбәгендә корылык һәм ачлык булган, шуңа күрә күп морзалар Кече Мөхәммәд ягына күчкәннәр.

Ләкин кинәт Кече Мөхәммәд Нәүрүз би белән талаша һәм Нәүрүз би үз гаскәре белән Олуг Мөхәммәд ягына күчә, нәтиҗәдә Олуг Мөхәммәд хан тәхетен саклый.

1432 елда Тәкия би һәм Хәйдәр би, Олуг Мөхәммәдне калдырып, үз гаскәрләре белән Кырымга күчәләр һәм анда Туктамыш оныгы, Кәримбирде улы, Сәетәхмәткә хан тәхетенә утырырга булыша. Олуг Мөхәммәд Кече Мөхәммәд белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә Алтын Урда бүленә: Кече Мөхәммәдкә Олы Урда калган, ләкин ул туздырылган Сарайда түгел, ә Хаҗитарханда торган.

1436-1437 елда бәкләрибәк Нәүрүз Олуг Мөхәммәд белән талаша һәм янә Кече Мөхәммәд ягына китә. Нәтиҗәдә Олуг Мөхәммәд Казан шәһәрен ала һәм анда бәйсез Казан ханлыгына нигез сала, соңрак Казан исеменнән Мәскәү кенәзлеген ике тапкыр җиңә, ә Сарай өчен көрәшми инде.

Сәйедәхмәд Кече Мөхәммәднең төп көндәше булып калган. Соңрак Сәедәхмәд түбән Иделдән Донга кадәр җирне үз хакимияте астында берләштереп, Олы Урдага нигез сала.

1459 елда Кече Мөхәммәд вафат була, аның варислары - уллары Мәхмүд һәм Әхмәд. Алтын Урда таркалган, аның баш варисы Олы Урда булып саналган.

Элгәре:
Олуг Мөхәммәд
Алтын Урда ханы

1432-1459
Аннары:
дәүләт таркала

Әдәбият үзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.
  • Абд-ар-раззак Самарканди Места восхода двух счастливых звёзд и места слияния двух морей // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. — М., 1941.