Food For Life

Мәгънәләр бите Викимедиа проектында

«Харе Кришна — тормыш азыгы» (ингл. Hare Krishna Food for Life) — дөньяда вегетариан азыгын өләшү буенча иң эре гуманитар миссия.[1] 1974 елда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) тарафыннан раса, милләте, сәяси яки дини инануларына карамастан иҗтимагый якланмаган халык катламнарын һәм шулай ук стихияле бәлаләр һәм хәрби конфликтлардан зыян күргән кешеләрне вегетариан азык белән тәэмин итү максаты белән нигезләнгән. Хәзерге вакытта «Харе Кришна — тормыш азыгы» дөньяның 60-тан күбрәк илендә эшли. Оешма волонтёрлары көненә 1 млн нан күбрәк бушлай порцияләр өләшә. Оешма дөнья буйлап зур шәһәрләрдә йортсызларга, Һиндстанда мәктәп балаларына бушлай төшке ашлар һәм стихияле бәла-казалардан зыян күргәннәргә азык тәэмин итә.[2]

Россиядә «Тормыш азыгы» фонды тарафыннан бушлай вегетариан төшке ашлар өләшү.
Һиндстан чатырманлыкларыннан балалар «Тормыш азыгы» фонды тарафыннан тәэмин ителгән вегетариан төшке ашны кабул итәләр.

«Харе Кришна — тормыш азыгы» тамырлары белән Һинд мәдәниятенә китә һәм максаты белән борынгы Ведик кунакчыллык йоласын янә торгызу күрә. Оешма турында (Халыкара коткару комитеты), массакүләм мәгълүмат чаралары (хосусан, «The New York Times» газетасы) һәм (Нельсон Мандела кебек) мәшһүр иҗтимагый һәм сәяси эшчәннәре мактап сөйләгәннәр.[3][4][5]

Тарихы үзгәртү

«Тормыш азыгы» Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) тарафыннан Көнбатыш Бенгалиядә 1974 елда ИСККОН гыйбадәтханәләреннән 10 миль тирәсендә ачлар булмасын дип теләгән Ачарья Бхактиведанта Свами Прабхупаданың туры кушуы буенча нигезләнгән.[1] Иң элек миссия ISKCON Food Relief дип аталган һәм Кришнаизм әдәбияты сатудан килгән акчалардан «Бхактиведанта Бук Траст» нәшрияты тарафыннан финансланган.[6] Прабхупаданың китүеннән соң беренче елларда миссия активлыгын шактый киметкән.[6]

1982 елда [7] ИСККОН-ның җәмәгать белән бәйләнешләр буенча министрлыгы мөдире Мукунда Госвами программаны янә торгызган һәм аңа яңа атама биргән — «Харе Кришна — тормыш азыгы».[6] Программаның төп максатлары дип ул изгеләштерелгән азык (прасад) өләшү аша вегетарианлыкны пропагандалауны һәм 1980-нче елларда антикульт хәрәкәте тарафыннан скандаллар рәте һәм һөҗүмнәрдән зыян күргән кришнаитларның җәмәгать имиджын яхшыртуны куйган.[6] [7] [6] Беренче елда ук «Тормыш азыгы» эшчәнлеген АКШ-ында, Австралиядә, Англиядә, Франциядә, Германиядә, Испаниядә һәм Боливиядә башлаган.[6] Миссия АКШ хөкүмәтеннән финанс ярдәмен һәм массакүләм чараларында уңайлы сыйфатламалар алган.[6] Хәзерге көндә «Тормыш азыгы» миссиясе дөньяның 60-тан күбрәк илендә эшли,[1][8] шул исәптән Россиядә һәм Украинада. Программаның төп максаты булып мохтаҗларны (милләтенә һәм диненә карамастан) вегетариан азык белән тәэмин итү һәм «борынгы Ведик кунакчыллык мәдәниятен яңарту» тора.[1] «Тормыш азыгы» иҗтимагый якланмаган гражданнар төркемнәренә (сыену эзләүчеләргә, студентларга, пенсионерларга һәм балаларга) һәм шулай ук стихияле бәла-казалардан, иҗтимагый, милли һәм дини конфликтлардан зыян килгәннәргә ярдәм күрсәтә.[1] 2000-енче еллар башына «Тормыш азыгы» дөньяда мохтаҗларга 85 миллионнан артык бушлай төшке ашлар өләшкән[9]. Бу иганә эшчәнлеге рәт иҗтимагый һәм сәяси эшчәннәреннән мактау алган.[10] Россиядә мондый эшчәнлекне Кришнаитлар 1988 елдан бирле башкаралар, шул вакытта ССРБ-ның төрле шәһәрләреннән төркем волонтёрлар Әрмәнстанда Спитака җир тетрәвеннән зыян күрүчеләрне азык белән тәэмин иткән.[11] 1990-ынчы елларда «Тормыш азыгы» миссиясенең Россия бүлеге элеккеге ССРБ-ның кайнар нокталарында (Абхазиядә һәм Чечняда),[11] һәм шулай ук Нефтегорскта җир тетрәвеннән зыян күрүчеләргә вегетариан азыкны өләшкән.[11] Беренче Чечен сугышы вакытында Кришнаитлар Чечняда якынча миллион порция кайнар төшке аш өләшкәннәр.[11] Волонтёр кришнаитларның берсе Грозныйда артиллерия атышы нәтиҗәсендә үлгән булган.[11] Чечняда «Тормыш азыгы» эшчәнлеге Чечняда The New York Times газетасыннан уңайлы бәяләмә алган, ул язганча Грозныйда «алар Калькуттада Ана Тереза ия булган репутациягә ия, - дип язган: кришнаитлар – изге дип ант иткән кешеләрне табарга авыр түгел».[12]

Сараево камалышы үзгәртү

Босния һәм Һерцеговинаның, Сараевоның камалышында волонтёрлар өч ел конфликт дәвамында көн саен ятим йортларына, өлкәннәр өчен йортларга, хастаханәләргә, инвалидлар оешмаларына һәм нигез лагерьларына килгәннәр; 1992 елдан бирле фараз итүләр буенча якынча 20 тонна азык өләшенгән булган.[13]

2004 Цунамисы үзгәртү

Food for Life оешмасы 2004 Һиндстан Океаны җир тетрәве һәм цунамисына җавап биргән беренче иганә азык оешмасы булган. Шул ук көнне Һиндстанның Ченнаида ИСККОН гыйбадәтханәсендә Вайшнав монахлары атна саен вегетариан азыгын әзерли торган булганнар һәм бәла турында ишеткәннәр. Алар шунда ук Һиндстанның көньяк-көнчыгыш яр буенда иң зыян күргән урыннарга йөгергәннәр һәм әзерләнгән яшелчә кари белән меңнәрчә кешеләрне сыйлаганнар. Киләсе 6 айда Шри Ланкада, Һиндстанда, Европада, АКШ-ында һәм Австралиядә USA and Australia Food for Life волонтёрлары медицина ярдәме, су, кием һәм Коломбода ИСККОН ятимнәр йортында Bhaktivedanta Children's Home 2020 елның 21 октябрь көнендә архивланган. балaлар өчен сыену белән 350 000-нән артык яңа пешерелгән азык тәэмин иткән Bhaktivedanta Children's Home 2020 елның 21 октябрь көнендә архивланган..

Катрина давылы үзгәртү

Food for Life глобаль волонтёрлары Катрина давылына 2005 елның августында Миссиссиппи һәм Техаста урнашкан гаиләләргә веган азыклар тәэмин иткән. Көн саен 800-дән артык азык өләшелгән булган.[14]

Пакистан җир тетрәве үзгәртү

Ачарья Бхактиведанта Свами Прабхупаданың мәшһүр өйрәнчеге Навайогендра Свами Махарадж җитәкчелеге астында Удһампур, Джамму, Амритсар һәм Хардвардан волонтёрлар 2005 Кашмир җир тетрәве корбаннары өчен ярдәм тәэмин итәр өчен бергә килгәннәр. Җир тетрәве булган төбәктә Удһампурда ИСККОН гыйбадәтханәсеннән эшләп волонтёрлар йөк машиналарына, эчү суы, дөге, икмәк, һәм юрганнар төягәннәр.

Сылтамалар үзгәртү

  • Пища Жизни Казань
  • ffl.org — «Азык тормышы» фондының рәсми сайты
  • ffl.ru — Россиядә фонда «Азык тормышы» фондының рәсми сайты
  • dobrotvorite.org.ua — Украинада «Тормыш азыгы» фондының рәсми сайты
  • fflvrindavan.org — Вриндаванда «Тормыш азыгы» фондының рәсми сайты
Видео

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Christopher J. H. Wright. God and Morality. — Oxford: Oxford University Press, 2003.анг--> — P. 136. — 176 p. — ISBN 0199148392.
  2. European Vegetarian and Animal News Agency article: Interview with Paul Turner
  3. Network for Good. әлеге чыганактан 2007-04-18 архивланды. 2008-07-24 тикшерелгән.
  4. Иваненко, 1998, pp. 214—221
  5. Пища жизни в Абхазии, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2020-10-21 
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 Muster, 2001, p. 109
  7. 7,0 7,1 Rochford, 1983, p. 272
  8. Lovelace & White, 1997, p. 24
  9. Rosen, 2004, p. 120
  10. Rosen, 2004, p. 122
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 А. А. Куценков, Ф. Юрлов. Россия и Индия на пороге третьего тысячелетия: материалы научной конференции. — М: Институт востоковедения РАН, 1998. — С. 118—119. — 130 с. — ISBN 5892820882.
  12. Michael Specter. Krishnas Cast Bread on Roiling Waters in Russia (ингл.), The New York Times (December 12, 1995). 8 гыйнвар 2011 тикшерелде. «Here, they have a reputation like the one Mother Teresa has in Calcutta: it's not hard finding people to swear they are saints.»
  13. "Sarajevo 1994", archived from the original on 2020-10-20, retrieved 2020-10-21 
  14. Summary of Katrina/Rita Relief. әлеге чыганактан 2020-10-20 архивланды. July 6, 2011 тикшерелгән.