Фатыйх Бәхтиев
Бәхти́ев Фатыйх Хафиз улы (1905 — 1982, Урта Әләзән), агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1947), профессор (1954).
Фатыйх Бәхтиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Фатыйх Хафиз улы Бәхтиев |
Туган | 7 декабрь 1905 Урта Әләзән, Сарытау губернасы |
Үлгән | 2 сентябрь 1982 (76 яшь) Урта Әләзән, Пенза өлкәсе |
Күмү урыны | Пенза өлкәсе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР РСФСР[d] |
Әлма-матер | Сарытау дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | агроном, селекция белгече |
Эш бирүче | "Н.И. Вавилов исемендәге Бөтенроссия үсемлек генетик ресурслары институты" федераль тикшеренү үзәге[d][1] һәм В. Л. Комаров ис. РФА ботаника институты[d][1] |
Җефет | Елена Михайловна Даревская[d][2] |
Гыйльми дәрәҗә: | авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүФатыйх Хафиз улы Бәхтиев Сарытау губернасы, Күзнәй өязе Урта Әләзән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Фатыйх Бәхтиев Сарытау авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1931). 1925-26 елларда Сарытау губерна комсомол комитеты инструкторы. 1931 елдан Түбән Идел крае Анненков районының Разметнин МТСында агроном. 1935-40 та Бөтенсоюз үсемлекчелек институтының арпа секциясе мөдире (Ленинград). Николай Вавиловның шәкерте. 1940-43 тә авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә терлек азыгы җитештерү төркеме җитәкчесе, 1942 дән директоры (Мурманск шәһәре).
1943-49 да Бөртекле ашлык хуҗалыгы институтының бөртекле-кузаклы культуралар лабораториясе мөдире (Мәскәү өлкәсе). 1949 да яңадан Ленинградка кайта: 1949-70 тә СССР Фәннәр академиясенең Ботаника институтында эшли, 1960 тан Ботаника музее мөдире, бер үк вакытта 1952-57 дә пед. институтында укыта. 1970-73 тә СССР Фәннәр академиясенең Төп ботаника бакчасында эшли. Арпаның «Кубанец», «Нутанс 7805», «Паллидум 6699», «Колхозный Голозёрный7» сортларының автордашы.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртүХезмәтләре арпаның экологиясе, филогениясе һәм селекциясе мәсьәләләренә, аның яңа систематикасын, формалашу закончалыкларын ачыклау һәм өйрәнүгә карый. Н.И. Вавилов исемендәге бүләккә лаек була (1970).
Фәнни хезмәтләре
үзгәртүПроблемы экологии, филогении и селекции ячменей. М.-Л., 1953; Ячмень. М.-Л., 1955; Очерки по истории и географии важнейших культурных растений. М.-Л., 1962; Важнейшие плодовые растения. М., 1970; Николай Иванович Вавилов 1887-1943. Новосибирск, 1987.
Чыганак
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Федотова А. А. Юбилеи Николая Вавилова в меняющихся политических контекстах, Remembering Nikolai Vavilov under Changing Political Contexts // Историко-биологические исследования — 2015. — ISSN 2076-8176; 2500-1221
- ↑ (not translated to mul) Wikitörlär — 2004.