Эстон Совет Социалистик Республикасы

СССР республикасы
(Eston SSR битеннән юнәлтелде)

Эстон Совет Социалистик Республикасы (эст. Eesti Nõukogude Sotsialistlik Vabariik, рус. Эстонская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының берсе.

Эстон Совет Социалистик Республикасы
эст. Eesti Nõukogude Sotsialistlik Vabariik
рус. Эстонская Советская Социалистическая Республика

21 июль 1940 — 6 сентябрь 1991


Байрак Герб
Шигарь
«Kõigi maade proletaarlased, ühinege!»
Гимн
Эстон Совет Социалистик Республикасы гимны
Башкала Таллин
Акча берәмлеге ССРБ сумы
Мәйдан 45,2 мең км²
Халык 1 572 916 кеше[1] (1989)
Идарә итү төре Совет республикасы

Башкаласы Таллин шәһәрендә урнашкан.

ЭССР 1940 елның 17 июлендәге совет гаскәрләренең бәреп керүе һәм курчак (марионетик) хөкүмәт төзү нәтиҗәсендә 1940 елның 21 июлендә Эстон Республикасы территориясендә барлыкка килгән. Шуннан соң ул 1940 елның 9 августында ССРБ составына кабул ителгән. 1941–1944 елларда ЭССР территориясе Өченче рейх тарафыннан оккупацияләнгән булган.

Күпчелек дәүләтләр Эстониянең ССРБ составына кертелүен танымаган; ЭССР хөкүмәте исә де-факто рәвештә яки тулысынча танымалган булган. Кайбер Европа дәүләтләре Эстон Республикасы исеменнән эшләгән дипломатларны тануын дәвам иткәннәр. Шул танымау сәясәте «юридик рәвештә 1940–1991 еллардагы оккупациясе дәверендә Эстон Республикасы бәйсез дәүләт булып калган» дигән хокукый дәвамчылык принсебенә этәргеч бирде.

1988 елның 16 ноябрендә Эстон ССР, Советлар Берлеге республикаларыннан беренче булып, суверенитет турында декларациясен кабул итә. 1990 елның 30 мартында ЭССР Югары шурасы бәйсезлеккә ирешкәнгә кадәр күчеш (переходный) периодын игълан иткән. Шул ук елның 8 маенда республика исеме Эстон Республикасына алыштырыла. 1991 елның 20 августында бәйсезлек игълан ителә.

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[1]
1 196 791 1 356 079 1 465 799 1 572 916

Милли состав (1989): эстоннар — 61,5 %, руслар — 30,3 %, украиннар — 3,1 %, беларуслар — 1,8 %, финнар — 1,1 %.

Идарә-җир төзелеше

үзгәртү

1987 елда Эстон Совет Социалистик Республикасы эченә 15 район кергән[5].

Хакимият

үзгәртү
ЭКП ҮК беренче сәркәтпләре ЭССР Югары Шурасы рәисләре ЭССР Халык Кәмисәрләре Шурасы / Министрлар шурасы рәисләре

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg1.php
  2. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg1.php
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg1.php
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
  5. Дударев В.А., Евсеева Н.А. СССР Административно-территориальное деление союзных республик / редактор И. Каманина. — М.: «Известия Советов народных депутатов СССР», 1987. — 671 с. — 103 800 экз.