Dabro
«Dabro» («Дабро») — бертуган Иван һәм Михаил Засидкевичләрдән торган Украина шәһәреннән музыкаль төркем. Иван һәм Михаил төркемнең продюсерлары, шулай ук үз җырларының авторлары булып торалар. «Юность» җыры 2020 елда төркемгә зур популярлык китергән[2][3].
Dabro | |
Нигезләнү датасы | 2013 |
---|---|
Чыгыш иле |
Украина Россия |
Рәсми веб-сайт | roomrecordz.com(рус.) |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 2 290 000 ± 9999[1] |
Dabro Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртүАбыйлы-энеле Иван (1990 елның 28 августы) һәм Михаил (1992 елның 1 мае) Засидкевичлар Украинаның Донецк өлкәсе Курахово шәһәрендә музыкаль гаиләдә туып-үскәннәр[4][5]. Икесе дә музыка мәктәбендә укыганнар, аны аккордеон классы буенча тәмамлаганнар[6].
2009 елда бергәләп рэп стилендә җырлар яза башлаганнар.
2013 елда «Dabro» төркеменә нигез салганнар, анда бердәнбер катнашучылар булып торалар. Абыйлы-энеле бергә үз җырларын язалар[7]. Шул ук елда дуэт «Ты мой сон» җырын тәкъдим итә[8]. Бу җыр бертуганнарның иң танылганнарының берсе булып кала.
2015 елда Әзербайҗан җырчысы Bahh Tee (чын исеме — Бәхтияр) Михаил һәм Иваннан аның өчен альбом язуны сораган. Эш вакытында алар аның янына Казанга күчәләр. Альбом әзер булгач, абыйлар бу шәһәрдә калырга карар кыла.
Абыйлы-энеле шулай ук башка артистларның җырлары өстендә дә эшләгәннәр: Светлана Лабода, «Каста», Децл, Рем Дигга, Джиган, Полина Гагарина һ. б.
2020 елның май уртасында «Юность» җырын[9], июнь аенда аңа клибын[10] тәкъдим итәләр. Беренче ике атнада клип YouTubeта 2 миллион карау җыйган (2022 елның гыйнвар башына — 189 миллионнан артык карау).
2020 елның сентябрь уртасында Dabro төркемен «Вечерний Ургант» (Первый канал) телевизион тамашасына чакыралар, анда абыйлар «Юность» хитын башкарганнар[11].
2020 елның ноябрендә «Юность» альбомы чыга[12]. Альбомдагы барлык җырлар да «Авторадио» студиясендә башкарылган[13].
Дискография
үзгәртүАльбомнар
үзгәртү- «Включай» (2013)
- «Наше время» (2014)
- «Наше время» (2020 елның 19 июне)
- «Юность» (2020 елның 6 ноябре)
Сингллар
үзгәртү- «Жара идёт изнутри» (2015)
- «Кажется» (2016)
- «Мне глаза её нравятся» (2018)
- «Думать о тебе» (2018)
- «Я по частицам» (2019)
- «Что же ты молчишь» (2019)
- «Поцелуй» (2019)
- «Мой путь» (2020)
- «Мне не снишься ты» (2020)
- «Юность» (2020)
- «Все за одного» (2020)
- «На крыше» (2020)
- «На часах ноль ноль» (2021)
- «Услышит весь район» (2021)
Бүләкләр һәм номинацияләр
үзгәртүЕл | Бүләк | Категория | Кандидат/эш | Нәтиҗә |
---|---|---|---|---|
2020 | Nickelodeon Kids’ Choice Awards | Россия тамашачылары арасында елның иң яраткан ачышы | Dabro | Җиңү[14][15] |
2021 | «Алтын граммофон» | «Юность» | Dabro | Җиңү |
Top Hit Music Awards | Ел ачышы | Dabro | Җиңү[16] | |
RU.TV премиясе | Иң яхшы старт | Dabro | Номинация | |
Бию йолдызы | Dabro | Номинация | ||
Иң яхшы җыр | Dabro | Номинация | ||
МУЗ-ТВ премиясе | Ел ачышы | Dabro | Җиңү[17] | |
Иң яхшы төркем | Dabro | Номинация | ||
Иң яхшы җыр | «Юность» | Номинация |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube
- ↑ Dabro. Европа Плюс. 2020-12-24 тикшерелгән.
- ↑ Группа Dabro выпустила саундтрек к фильму «Музыка крыш». Муз-ТВ (2020-10-23). әлеге чыганактан 2021-02-10 архивланды. 2020-12-24 тикшерелгән.
- ↑ YouTube сайтында Группа Dabro: история группы, написавшей главный хит 2020 года. Зе Интервьюер
- ↑ Группа Dabro: «Мы с Максом Коржом одни из немногих артистов, в песнях которых есть акцент на смысл». Казанский репортер (2020-6-25). әлеге чыганактан 2021-02-10 архивланды. 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ Dabro. Музыкальная премия Online Music Awards. әлеге чыганактан 2021-02-14 архивланды. 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ Расскажем подробно о Dabro: «Мы писали песни для Светланы Лободы, Джигана и Полины Гагариной». ТНВ (2020-09-08). 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ Dabro - Ты мой сон (клип) / Room RecordZ - YouTube (2020-08-09). 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ Dabro - Юность (премьера песни, 2020) | Звук поставим на всю - YouTube (2020-05-14). 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ Dabro - Юность (Official video) - YouTube (2020-05-14). 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ YouTube сайтында DABRO и группа "Фрукты" - "Юность". Вечерний Ургант. 18.09.2020
- ↑ Премьера альбома: Dabro ― «Юность» (2020-11-06). 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ YouTube сайтында Живой концерт группы Dabro в студии Авторадио
- ↑ Nickelodeon Kids' Choice Awards | KCA 2021. Nickelodeon. әлеге чыганактан 2020-07-10 архивланды. 2021-02-08 тикшерелгән.
- ↑ 2021 Kids' Choice Awards. әлеге чыганактан 2021-03-18 архивланды. 2021-03-19 тикшерелгән.
- ↑ Денис Бец (2021-04-20). Просмотры, хайп и радио: в Москве прошла премия Top Hit Music Awards.
- ↑ Победители премии Муз-ТВ 2021: итоги, участники, награды.