Джозеф Остин Чемберлен

(Cozef Ostin Çemberlen битеннән юнәлтелде)

Джозеф Остин Чемберлен (ингл. Joseph Austen Chamberlain; 16 октябрь 1863 ел17 март 1937 ел) — инглиз дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 1925 елда Чарлз Дауэс белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Невилл Чемберленның энесе.

Джозеф Чемберлен
ингл. Joseph Chamberlain
Туган телдә исем Джозеф Остин Чемберлен
ингл. Joseph Austen Chamberlain
Туган 16 октябрь 1863(1863-10-16)
Бирмингем, Огайо
Үлгән 17 март 1937(1937-03-17) (73 яшь)
Лондон, Бөекбритания[1][2]
Күмү урыны East Finchley Cemetery[d][2]
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Әлма-матер Сәяси тикшеренүләр институты, Тринити көллияте[d] һәм Регби мәктәбе[d]
Һөнәре дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе
Сәяси фирка Konservativ firqä һәм Либеральная юнионистская партия[d]
Җефет Ivy Muriel Dundas[d][3][4]
Балалар Джозеф Чемберлен[d][5][4], Беатрис Чемберлен[d][5][4] һәм Лоуренс Чемберлен[d][5][4]
Ата-ана
Кардәшләр Беатрис Чемберлен[d][3][4]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1925 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 [[commons:Category:Austen Chamberlain|Джозеф Чемберлен
ингл. Joseph Chamberlain]]
Викиҗыентыкта

Биография

үзгәртү

Джозеф Чемберлен 1863 елда Бөекбританиянең Бирмингем шәһәрендә туа. Рагбида һәм Тринити-колледжта (Кембриҗ) белем ала һәм 1885 елда фәнни дәрәҗәгә ия була.

Франциядә 9 ай яшәп, Чемберлен Париждагы Сәяси белемнәр мәктәбендә лекциялар тыңлый. Тагын бер ел Алманиядә укый. 1888 елда исә ул Англиягә кайта. Шул ук елны либераль юнионист Бирмингем тирәсендәге Ист-Вустершир округыннан парламентка сайлана.

1892 елда Чемберлен фирканың парламент оештыручысы була, 1895 елда – Адмиралтейство лорды, 1900 елда – Казначылыкның финанс сәркатибе, 1902 елда – почталар министры, 1903 елда – Казначылык канцлеры (ягъни финанс министры) була.

1906 елда Чемберлен Айви Мьюриэлга өйләнә, аларның ике улы һәм бер кызы туа.

1915 елда оештырылган коалицион хөкүмәттә Чемберлен Һиндстан эшләре буенча министр итеп куела. Ике елдан соң, британлыларның Месопотамияда, Багдадка һөҗүме вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәве сәбәпле килеп чыккан гаугадан соң, Чемберлен вазифаларыннан баш тарта: аның министрлыгы бу гаугага катнашлы була, ләкин Чемберленның үзенә карата гаепләүләр әйтелми.

1918 елның апрелендә Чемберлен Дэвид Ллойд Джорджның коалицион кабинетына кертелә һәм тагын Казначылык канцлеры итеп билгеләнә.

1921 елда Джозеф Чемберлен Бонар Лоу урынында җәмгыятьләр палатасын җитәкли башлый, ләкин 1922 елда лидерлык кабат Лоуга кайта.

1924 елда ул Стэнли Болдуин хөкүмәтендә тышкы эшләр министры буа. 1927 елның 23 февралендә ул совет хөкүмәтенә нота җибәрә, анда Чемберлен ССРБны «Британияга каршы пропаганда» алып баруда гаепли. Нота советларны мондый сәясәтне дәвам итү «шартлары болай да еш бозылган сәүдә килешүен туктатуга һәм хәтта гади дипломатик мөнәсәбәтләрнең өзелүенә китерәчәк» дип кисәтә. Ләкин Англия белән Советлар Берлеге арасында дипломатик мөнәсәбәтләр туктатылуы бөек державалар тарафынннан зупланмый.

1931 елда фирка-ара хөкүмәт урнашкач, Чемберлен Адмиралтействоның Беренче Лорды була.

Чемберлен 1937 елда вафат була.

Бүләкләр

үзгәртү


  1. 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118520016 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Find A Grave — 1996.
  3. 3,0 3,1 Oxford Dictionary of National Biography / C. MatthewOxford: OUP, 2004.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 4,8 Kindred Britain
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Lundy D. R. The Peerage