Барселона (футбол клубы, Барселона)

(Barselona (futbol klubı, Barselona) битеннән юнәлтелде)

«Барсело́на» (исп. һәм кат. Futbol Club Barcelona) футбол клубы — Барселона шәһәренең спорт оешмасы. Испаниянең Премьер Лигасында уйный.

Барселона
Нигезләнгән 29 ноябрь 1899[1]
Стадион Олимпийский стадион[d]
Рәис Жоан Лапорта[d][2]
Лига LaLiga
Сайт fcbarcelona.com/en/football/first-team(ингл.), fcbarcelona.cn(кыт.), fcbarcelona.fr/fr/football/equipe-premiere(фр.), fcbarcelona.cat/ca/futbol/primer-equip(кат.), fcbarcelona.es/es/futbol/primer-equipo(исп.) һәм fcbarcelona.jp/ja/football(яп.)
Шәһәр La Maternitat i Sant Ramon[d] һәм Барселона
Штаб-фатир Барселона[3]
Рәсми төс(ләр) зәңгәр һәм кызыл
Барселонаның төп һөҗүмчесе - Лионель Месси

Дөньяның иң көчле, танылган, мәшһүр такымнарның берсе.

1899 елда нигезләнгән, Каталония символына әйләнгән, шуңа күрә Барселона шигаре: "Такымга караганда күбрәк" (Més que un club ).

Барселона, Реал Мадрид, Атлетико Билбао вәкилләре - Примера ярышына нигез салучылар.

Испания югары дивизионнан китмәгән өч такымның берсе.

Өй стадионы - мәшһүр "Камп Ноу" - Аурупада иң сыйдырышлы стадион - 99 354 кеше. Нәкъ монда 2009 елда Казан такымы Рубин җиңелмәс Барселона такымын 2:1 исәбе белән җиңә. Ләкин Рубинга җиңелүгә карамастан, нәкъ 2009 елда Барселона уникаль казанышка ирешә: барлык мөмкин булган ярышларда җиңә: Испания чемпионаты, Кубогы, Суперкубогы, Чемпионнар лигасы, УЕФА Суперкубогы, Такымнар дөнья чемпионаты.

2014 елдан баш тренеры - Луис Энрике.

Клуб әгъзалары

үзгәртү

Казанышлар

үзгәртү
  • Чемпионнар лигасы - 1992, 2006, 2009, 2011
  • УЕФА кубоклары ияләре кубогы - 1979, 1982, 1989, 1997
  • УЕФА суперкубогы - 1992, 1997, 2009, 2011
  • Такымнар дөнья чемпионаты - 2009, 2011
  • Испания чемпионы - 22 тапкыр

Сылтамалар

үзгәртү
  1. 2 – HANS-MAX GAMPER HAESSIG (1877-1930)Cementiris de Barcelona.
  2. Transfermarkt.com — 2000.
  3. Global LEI index