Барион саны
Барион саны — элементар кисәкчекләр физикасында системада барион санын билгеләүче саклана торган квант саны, ул түбәндәгечә билгеләнә:
биредә
конфайнмент сәбәпле өчкә бүлү гамәле кулланыла. Конфайнмент - кваркның ирекле халәттә мөмкин булмавы яки гамуми төсле коргы 0 га тигезлеге.
Кварклардан тормаган кисәкчекләрнең барион саны нульга тигез, мәсәлән лептоннар, фотон, мезон, W һәм Z бозоннары.
Аңламаган саклану кануны
үзгәртүСтандарт модель тасвирлаган өч тәэсир итешүдә (электромагнит, зәгыйфь, көчле) барион саны саклана.
Барион саны саклану кануны тик тәҗрибәдә күзәтелә, ләкин әлеге саклану бернинди фундаменталь кануннардан, симметрияләрдән (электр коргысы саклану кануныннан аермалы буларак) чыгарылмый, барион саны саклану канунының сәбәпләре әлегә билгесез.
Галәмнең матдәсендә тик барионнар күзәтелә, антибарионнар юк, шуңа күрә Галәмебездә күзәтелә торган барионнар һәм антибарионнар асимметриясе - бүгенге Галәмнең барлыкка килүенең төп шарты булып тора, ул Сахаров шартлары дип атала.
Галәмнең башлангыч дәверендә барион саны саклану кануны бозылган һәм барионнар антибарионнарны җиңеп бар матдәне булдырган. Ягъни кайчандыр барион саны саклану кануны бозылганы нәтиҗәсендә барыбыз (матдә) барлыкка килгәнбез һәм соңрак барион саны саклана башлаган.
Фаразлар
үзгәртүБөек берләштерү теориясендә барион саны һәм лептон саны сакланмый, ләкин аларның аермасы B − L саклана. Әлеге фараз буенча 1015 ГэВ артык энергиясендә барион саны сакланмый һәм өч тәэсир итешү берләшә.
Кайбер теорияләрдә керткән тәэсир итешүләр барион санын үзгәртә (ΔB = ±1), нәтиҗәдә протон таркала ала, (ΔB = ±2) булган очракта нейтрон антинейтронга әйләнә ала. Әлеге күренешләр күзәтелмәгән.
Әдәбият
үзгәртү- А. Д. Сахаров. Нарушение СР-инвариантности, С-асимметрия и барионная асимметрия вселенной. — Академия Наук СССР, 1967. — ISBN ЖЭТФ. Письма в редакцию. 1967. Т. 5, вып. 1. С. 32-35.
- 'Грэхэм Л. Р.' Глава XI. Релятивистская физика. Теории Великого Объединения // Естествознание, философия и науки о человеческом поведении в Советском Союзе — М.: Политиздат, 1991.
- Г. 'т Хоофт, Калибровочные теории сил между элементарными частицами, «Успехи физических наук», 1981, т. 135, вып. 3, с.379. (перевод статьи из «Scientific American», June 1980, Vol. 242, p. 90.)
- Коноплева Н. П., Попов В. Н. Калибровочные поля. — М.: Атомиздат, 1972.
- Славнов А. А., Фаддеев Л. Д. Введение в квантовую теорию калибровочных полей. — М.: Наука, 1978. — 238 с.
- Сарданашвили Г. А. Современные методы теории поля. 1. Геометрия и классические поля. — М.: УРСС, 1996. — 224 с. — ISBN 5-88417-087-4.
- Сарданашвили Г. А. Современные методы теории поля. 4. Геометрия и квантовые поля. — М.: УРСС, 2000. — 157 с. — ISBN 5-88417-221-4.