Ай (иярчен)

(Ay (iärçen) битеннән юнәлтелде)

АйҖирнең бердән-бер табигый иярчене. Кояш системасы планеталарының иярченнәреннән зурлыгы буенча бишенче урында тора, планета зурлыгына карата — беренче урында.

Ай

Орбиталь үзенчәлекләре
Пери

363 104 км
0,0024 а. б.

Апо

405 696 км
0,0027 а. б.

Зур ярымкүчәр (a)

384 399 км
0,00257 а. б.

Орбитаның эксцентриситеты (e)

0,0549 (уртача)

Әйләнешнең сидерик чоры

27,321582 көн
27 к 7 сәг 43,1 мин

Әйләнешнең синодик чоры

29,530588 көн
29 к 12 сәг 44,0 мин

Орбиталь тизлек (v)

1,023 км/с (уртача)

Авышу (i)

5,145° эклиптикага карата

Калка төен озынлыгы (Ω)

18,6 ел өчендә 1 әйләнеш ясый

Периүзәк аргументы (ω)

8,85 ел өчендә 1 әйләнеш ясый

Нәрсәнең иярчене

Җир

Иярченнәре

Lunar Reconnaissance Orbiter[d] һәм CAPSTONE[d]

Физик үзенчәлекләре
Поляр тыгызлану

0,00125

Экваториаль радиус

1738,14 км
0,273 Җирнекеннән

Поляр радиус

1735,97 км
0,273 Җирнекеннән

Уртача радиус

1737,10 км
0,273 Җирнекеннән

Зур түгәрәк әйләнәсе

10 917 км

Өслекнең мәйданы (S)

3,793×107 км²
0,074 Җирнекеннән

Күләм (V)

2,1958×1010 км³
0,020 Җирнекеннән

Масса (m)

7,3477×1022 кг
0,0123 Җирнекеннән

Уртача тыгызлык (ρ)

3,3464 г/см³

Экваторда ирекле төшү тизләнеше (g)

1,62 м/с²

Беренче галәми тизлек (v1)

1,68 км/с

Икенче галәми тизлек (v2)

2,38 км/с

Күчәр авышы

1,5424° эклиптика өслеге буенча

Альбедо

0,12

Күренүчән йолдызча зурлык

−2,5/−12,9
−12,74 тулы Ай булганда

Температура
 
мин. урт. макс.
Температура
100 К (−173 °C) (экватор)
33 К (−240 °C)
220 К (−53 °C)
130 К (−143 °C)
390 К (117 °C)
230 К (−43 °C)
Атмосфера
Составы:
буш диярлек, су тудыргыч, гелий, неон һәм аргон калдыклары очрый
Викимәгълүматта булган чыганаклар
Ай сүзенең башка мәгънәләре дә бар, Ай (мәгънәләр) битен карагыз.

Ай кабык, өске мантия, урта мантия, аскы мантия һәм төштән гыйбарәт. Атмосфера юк.

Айны өйрәнү тарихы

үзгәртү

Безнең эрага кадәр II гасырда Гиппарх Айның күктәге хәрәкәте буенча тикшеренүләр алып барса, инде безнең эраның II гасырында аның теориясен астроном Клавдий Птолемей үстерә һәм “Альмагест” дигән хезмәт яза. 1609 елда Галилей телескоп уйлап тапкач, Айны өйрәнүдә зур прогресска ирешелә, ә 1651 елда Джованни Риччиоли Айның беренче картасын төзи, шушы ук галим Айдагы кратерларга билгеле шәхесләрнең исемнәрен бирә башлый.

Астрономик күзәтүләрдә фото­графияләр файдаланыла башлагач, XIX гасырның урталарыннан, Айны өй­рәнүнең яңа чоры башлана. Бу инде җентекле фотосурәтләр буенча Җир юлдашының өслеген бөртекләп ана­лизлау мөмкинлеге бирә, ә 1881 елда Пьер Жансен “Айның фотографик атласы”н төзи.

Айны үзләштерү

үзгәртү

Космик эра башлангач, Ай турындагы мәгълү­матлар шактый тулыланды: андагы туфракның составын Җиргә алып кайтып өйрәнделәр, Айның арткы ягының да картасы төзелде.

Айга иң беренче булып планетаара “Луна-2” автоматик станциясе 1959 елның 13 сентябрендә барып җитте, шул ук елда “Луна-3”, Айны әйләнеп очып үтеп, аның арткы, Җирдән күренми торган ягын фотога төшерде.

Дөнья тарихында Айга иң беренче булып “йомшак” төшеп утыру миссиясен 1966 елның 3 февралендә советлар иле­нең “Луна-9” автоматик станциясе тормышка ашырды һәм, шулай ук дөнья­да беренче булып, Айның панорамасы фотоларын Җиргә тапшырды. Ә икенче көнне, 4 февральдә, ССРБның бар­лык киң­күләм мәгълүмат чаралары совет фәне һәм техни­касының яңа һәм искиткеч казанышы турында бөтен дөньяга хәбәр таратты: “1966 елның 3 февралендә, Мәскәү вакыты бе­лән 21 сәгать 45 минут 30 секундта, 31 гыйнварда очырып җибәрелгән “Луна-9” автоматик станциясе Ай өслегенә, аның Давыллар океаны районында, Рейнер һәм Марий кратерларыннан көнба­тыштарак йомшак итеп төшеп утырды”.

Совет модуленең авырлыгы 99 килограмм була, эченә элем­тәнең теле- һәм радиосистемалары, идарә, кондиционер җи­һаз­лары, энергия чыганаклары һәм камералар урнаштырыла. 3,5 тәүлек очканнан соң, төшеп утыруга 48 секунд һәм Айга 75 чакрым кала, секундына 2600 метр тизлек белән очкан модульне акрынайту җайлан­масы эшкә кушыла.

Аппаратның Ай өслегендәге актив “гомере” 46 сәгать 58 минут 30 секунд дәвам итә, шушы вакытта гомум дәвамлылыгы 8 сәгать 5 минут булган җиде радиосеанс оеш­тырыла. Җибә­релгән фотоларда Ай өслегендә нинди туфрак булуы, 1500 метрга кадәр офык аермачык күренә, ә телевизион тапшырулар юлдаш өслеге төрле дәрәҗәдә яктыртылган вакытта дүрт тапкыр үткәрелә. Болар Ай өслеге структурасы турындагы фаразларны расларга, микрорельефны, чокыр һәм ташларның рәвешен һәм зурлыгын җентекле өйрәнергә, Ай өслегенә махсус аппарат белән төшеп утыру мөмкин, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

“Луна-9” станциясе академик Сергей Королев җитәкчелегендә эшләнә һәм Айга космонавтика легендасы вафат булганнан соң 20 көн үткәч төшеп утыра, шуңа күрә бу аппарат Айда С. Королевка мәңгелек һәй­кәл булып калды.

Шулай итеп, 60нчы еллар уртасында җиһанны үзләштерү­дә АКШның ССРБдан күпкә калышуы аңлашыла. Шуннан Президент Дж. Кеннеди “Кешенең Айга аяк басуы 1970 елга кадәр булачак” дип белдерә һәм НАСА Айга кеше очыру буенча берьюлы берничә программа өстен­дәге эшен активлаштыра. Ул прог­раммаларның иң уңыш­лысы “Аполлон” дип атала. 1968 ел­ның де­каб­рендә астронавтлы “Аполлон-8” Айны урап очып кайта, 1969 елның маенда Айга төшми генә “Аполлон-10” белән репетиция ясап кайткач, шул ук елның 20 июлендә “Аполлон-11” белән очкан астронавтлар беренче булып Айга аяк баса. 21 июльдә Ай өслегенә беренче булып баскан кешенең исеме билгеле була: Нил Армстронг – башта, икенче булып Эдвин Олдрин төшә, экипаж­ның өченче әгъзасы Майкл Коллинз орбиталь модульдә кала. Бу җиһан сәфәреннән алар Җиргә 21,5 килограмм туфрак алып кайта.

Моннан соң инде Айга Советлар Союзын­нан да, Америкадан да очышлар бик күп була.

Айның туфрагын кешеләр кулы белән җыеп түгел, автоматик аппарат үзе алып кайтуы 1970 елның сентябрендә безнең “Луна-16” станциясе өлешенә төшә. Шул ук елның ноябрендә дөньяда иң беренче планетаход — безнең “Луноход-1” Ай өслегенә төшерелә һәм уңышлы эшләп китә.

1971 елның июлендә, американнар Айга дүртенче тапкыр аяк баскач, алар анда “Ай автомобиле”н сынап карый.

1973 елның гыйнварында безнекеләр Ай өслегенә “Луноход-2”не төшерә. Ул беренче төрдәшеннән тизрәк (сәгатенә 340 метр) йөри һәм дүрт айда барлыгы 37 чакрым ара үтә.

1974 елның 9 августында безнең “Луна-24” ике метр да алтмыш сантиметр тирән­лек­тән алып кайткан туфракта Айда су бул­ган­лыгын ышанычлы итеп расларлык дә­лил­ләр табыла, американнар исә моны 1994 елның гыйнварында — 20 ел үткәч кенә дәлилли ала!

1990 еллардан моңа кадәр ССРБ белән АКШ кына “хуҗа” булган җиһанга башка илләр дә аяк басты. Шулардан иң беренче­ләрдән булып Япония уңышка иреште, 1990 елда ул — “Хитен”, 1998 елда “Нодзоми” аппаратларын очырды, 2007 елда җиһанга озатылган “Кагуя” белән аның ярдәмче станция­ләре “Окина” белән “Оюна” да юл алды. Шул ук елда Кытайның — “Чанъэ-1”, бер елдан Һинд­станның “Чандраян-1” станция­ләре Айга очты. 2010-14 елларда Кытай тагын берничә аппарат очырды, ә Япония 2018 елга планлаштыра. Әлбәттә, бу елларда АКШ та тик ятмады, төрле тә­гаен­ләнештә булган берничә зонд һәм станция очырды.

АКШ — үзенең “Аполлон”, ә ССРБ “Луна” проектларын япкач, җиһан бераз тынып калган иде. Ләкин гасыр башында Кытай Айны өйрәнү генә түгел, луноход һәм экспеди­цияләр җибәреп, анда даими эшләү­че базалар төзергә ният­ләү программасын да игълан иткәч, башка “космик державалар” янә йокыларыннан уянды. Киләчәктә Айга экспеди­цияләр оештырырга планнары турында Россия, Европа, Һиндстан, Япония белдерделәр, ә 2004 елда Президент Дж. Буш АКШның 2020 елга Айда беренче базалар төзүгә юнәлтелгән “Созвездие” программасын гамәлгә ашыра башлавы турында игълан итте, ләкин 5 елдан ул программаны Барак Обама кире какты.

Япония исә киләчәктә Айны роботлар ярдәмендә өйрәнергә планлаштыра. Россия башта Айны — “Луна-Глоб” автоматик стан­цияләре, аннары 2020 һәм 2022 елларда “Луна-Ресурс-2” һәм “Луна-Ресурс-3” луноходлары белән өйрәнүне, алар җыйган туфракны 2023 елда “Луна-Ресурс-4” белән алып кайтуны үз эченә алган күпэтаплы программа башлаячак, аннары инде 2030 елларда космонавтларын экспедицияләргә җибәрә­чәк. Әлеге вакытта илебездә энтузиаст инженерлар тарафыннан төзелүче спутник та, бәлки, шушы программага кушылып китәр.

 
Җир, Ай һәм аларның арасында аралык

Айга экспедицияләр хронологиясе

үзгәртү
  • 1959 ел — «Луна-2», «Луна-3» совет космик кораблары айның тискәре ягын фотога төшерәләр
  • 1969 елның 16 июльАполлон-11 космик корабы старт ала. Беренче тапкыр кешеләр Айга юл тота.
  • 1969 елның 21 июль — «Аполлон-11» американ космик корабы айга беренче кешеләрне китерә (Нил Армстронг, Эдвин Олдрин)
  • 1970 ел — «Луноход-1» совет үзйөрешле аппараты
  • 1973 ел — «Луноход-3» совет үзйөрешле аппараты
  • 1976 ел — «Луна-24» совет космик корабы
  • 1990 ел — япон «Hiten» спутнигы
  • 1994 ел — американ «Clementine» аппараты
  • 1998 ел — американ «Lunar Prospector» аппараты
  • 2003 ел — аурупа «Смарт-1» зонды
  • 2007 ел — япон «Кагуя» аппараты
  • 2007 ел — кытай «Чанъэ-1» спутнигы
  • 2008 ел — һинд «Чандраян-1» аппараты
  • 2009 ел — американ «Lunar Reconnaissance Orbiter» һәм «Lunar Crater Observation and Sensing Satellite» орбиталь зондлары

Чыганаклар

үзгәртү