Джон Кеннеди
Джон Фицдже́ральд «Джек» Ке́ннеди (ингл. John Fitzgerald “Jack” Kennedy, шулай ук JFK; 1917 елның 29 мае — 1963 елның 22 ноябре) — АКШ сәясәтчесе, АКШның 35 нче президенты (1961 — 1963. Кеннеди — АКШның беренче католик президенты, XX гасырда туган беренче президент. Кеннединың икеелык президентлыгы вакытында Кариб кризисы, негрларның хокуклары киңәю, Аполлон космик программа башлану кебек вакыйгалар була.
Гарвард университетында укый. Икенче бөтендөнья сугышында катнаша, бөтен гомеренә җәрәһәт ала.
1947 елдан 1953 елга кадәр — АКШ конгрессы әгъзасы. Аннары Сенатка уза. 1960 елның ноябреннән — АКШның 35 нче президенты. Ике ел эчендә күп кенә җитди адымнар ясый, реформалар үткәрә.
1963 елның 22 ноябрендә Даллас шәһәрендә билгесез кеше тарафыннан ату нәтиҗәсендә вафат була. Пүлисә җинаятьче дип уйлаган Ли Харви Освальд шулай ук үтерелә. Аның үлеме турында һаман ачыклык юк.
- ↑ 1,0 1,1 https://ancexplorer.army.mil/publicwmv/index.html#/arlington-national/
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 http://bioguide.congress.gov/scripts/biodisplay.pl?index=K000107
- ↑ Dallek R. An Unfinished Life: John F. Kennedy, 1917–1963 — Penguin Books, 2003.