Альбедо
Альбедо (латинча albus — ак) — өслекнең диффуз чагылу сәләте сыйфатламасы.

Планета | Геометрик альбедо |
Сферик альбедо |
---|---|---|
Меркурий | 0,106 | 0,119 |
Чулпан | 0,65 | 0,76 |
Җир | 0,367 | 0,306 |
Марс | 0,15 | 0,16 |
Юпитер | 0,52 | 0,343 |
Сатурн | 0,47 | 0,342 |
Уран | 0,51 | 0,3 |
Нептун | 0,41 | 0,29 |
Плутон | 0,6 | 0,5 |
Һәр дулкын озынлыгы өчен альбедо чагылдыручы өслекнең спектр сыйфатламаларына бәйле, шуңа күрә төрле спектр диапазоны өчен альбедо да төрле (оптик, ультрашәмәхә, инфракызыл альбедо) яки төрле дулкын озынлыгы өчен монохроматик альбедо.
Чагылдыручы өслекнең төрле геометриясе сәбәпле альбедо оптикада һәм астрономиядә төрлечә билгеләнә.
Чын альбедоҮзгәртү
Чын (яссы яки Ламберт) альбедо - диффуз чагылуның коэффициенты, ягъни яссы өслек чагылган барлык юнәлешләрдәге яктылык агымы бу өслеккә төшкән башлангыч яктылык агымына чагыштырмасына тигез.
Махсус фотометрик әсбап - альбедометр ярдәмендә үлчәнә.
Яктылык агымы өслеккә туры почмакта төшкән очракта, чын альбедо нормаль альбедо дип атала.
Геометрик альбедоҮзгәртү
Астрономик фотометриядә геометрик альбедо кулланыла:
биредә:
- - тулы фазада булган планета яктыртылуы Җир янында
- - планета зурлыгындагы абсолют ак яссы экран яктыртылуы
Сферик альбедоҮзгәртү
Сферик альбедо яки Бонд альбедосы - сферик өслек чагылган барлык юнәлешләрдәге яктылык агымы бу өслеккә төшкән башлангыч яктылык агымына чагыштырмасына тигез. Ягъни:
- ,
биредә:
- — геометрик альбедо;
- — күзәтүче күргән яктыртылган өслек өлешенә бәйле фаза интегралы.
СылтамаларҮзгәртү
- Н. Александрович. Основы астрофотометрии. Отдел Астрофизики Высоких Энергий. Проверено 19 мая 2011. Архивировано из первоисточника 25 августа 2011.