Андрей Кошкин

(Andrey Koşkin битеннән юнәлтелде)

Андрей Евдоким улы Кошкин (рус. Андрей Евдокимович Кошкин) — 106нчы аерым күзәтчелек ротасы (Дала фронтының 37 армиясенең 110нчы гвардия-укчы дивизиясе) күзәтүчесе, кече сержант. Бүгенге ТР Кайбыч районына керүче Зур Подберезье авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен бетергәч тә колхозда эшли. Аннары Волжск каласына күченә.

Андрей Кошкин
Туган телдә исем Андрей Евдоким улы Кошкин
Туган 1922 ел
Кайбыч районы Зур Подберезье авылы
Үлгән 30 гыйнвар 1958(1958-01-30)
Волжск, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Милләт рус
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре разведчик (күзәтүче)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Советлар Берлеге Каһарманы (1944), Ленин ордены,
"Золотая Звезда" (№ 2495) медале, Красное Знамя медале.
Хәрби дәрәҗә кече сержант[d]

 Андрей Кошкин Викиҗыентыкта

1941 елның июнендә Кызыл Армиягә чакырыла. Сугышта 1942 елның августыннан катнаша. Днепрдан сул як Украинаны азат иткәндә батырлыгын күрсәтә. 1943 елның 5нче сентябрендә Кошкин күзәтчелек төркеме каршы якның тылына үтә һәм сугыш кораллары складын, 15 гилерчыны юк итә. Кире кайтканда 3 фашистны үтереп, 5есен әсир итә.

1943 елның 29 сентябрендә Кошкин төркеме Днепр елгасын үтәләр. Күзәтүчеләр дошманның сак утларын, штабтан документларын кулга алалар.

1943 елның 5 октябрендә Кошкин җитәкчелегендәге разведчиклар төркеме Украинаның Кировоград өлкәсенең Онуфриевск районы Куцеволовка авылы янында дошманның ягулык, тагын сугыш припаслары складларын юк итәләр.

1943 елның 8-9 октябрендә Кошкин беренчеләрдән булып дошманга һөҗүм ясап пулеметларын вата. Бу сыгышта кул көрәшендә 3 гитлерчыны юк итә.

1944 елның 22 февралендә СССРның Югары Советы Президиумы указы нәтиҗәсендә Кошкин Андрей Евдоким улына Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены, "Золотая Звезда" (№ 2495) медале бирелә[1]. 1943 елның 26 октябрендә Красное Знамя медален ала.

Сугыштан соң Волжск каласында яши. Марбумкомбинатта эшли. 1958 елның 30 гыйнварында үлә.

Волжск каласында аның бюсты куелган, комбинат каршында портреты эленгән, шунда ук аның исемендәге урам, ә туган авылында мәктәп аның исеме йөртә.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 22 февраля 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 5 марта (№ 13 (273)). — С. 1