Аллаһ
(Allah Täğälä битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Аллаһ (гарәп. الله, шулай ук Аллаһ тәгалә, якын булган Алла, Ходай яки Тәңре төшенчәләре кулланыла) – Исламда югары илаһи зат.
Аллаһ | |
гарәп. الله | |
ХФӘ билгесе | ʔɑɫˈɫɑːh |
---|---|
Әсәр яки аның атамасы теле | гарәп теле |
Тасвирланган феномен | Ходай, Исламда Тәңре[d] һәм Рабб[d] |
Лексема-субъект | Lua хатасы: unknown error. |
Аллаһ Викиҗыентыкта |
Билгеләмә
Ислам нигезе булган Тәүхид доктринасында, Аллаһ - бар галәмне һәм аның затларны яратучысы; бар нәрсәгә кодрәтле, Кыямәт көне хөкемдары булган бердән-бер илаһи көч дип билгеләнә. Кешеләр үз акыллары белән Аллаһның затын, табигатен аңларлык дәрәҗәдә түгел дип белдерелә.
Аллаһ турында болай әйтелә:
"Куль һү үаллаһү әхәде. Аллааһүс – самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүләде. Вә ләм йәкүлләһү күфүән әхәде". . |
Тәрҗемәсе:
Әйт ки: "Аллаһ – (ул бердән-)бер. Аллаһ мәңге. Ул тудырмады һәм тудырылмады. Вә бер кем дә Аңа тиң булмады". |