Александр Керенский

Россия дәүләтнең политик һәм җәмгыять әһеле
(Aleksandr Fedor ulı Kerenskiy битеннән юнәлтелде)

Александр Фёдор улы Керенский (рус. Александр Фёдорович Керенский) (22 апрель (4 май) 1881(18810504), Сембер, Россия империясе11 июнь 1970, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Вакытлы хөкүмәтнең рәис министры.

Сурәт
Имза
Җенес ир-ат[1][2][3][…]
Ватандашлык  Россия республикасы[d]
 Россия империясе
Патроним или матроним для человека Фёдорович[d]
Туу датасы 22 апрель (4 май) 1881[4]
Туу урыны Сембер, Россия империясе[4]
Үлем датасы 11 июнь 1970(1970-06-11)[1][5][6][…] (89 яшь)
Үлем урыны Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары[4]
Җирләнгән урыны Патни-Вейл зираты[d][7]
Кабер сурәте
Ата Фёдор Керенский
Ире яки хатыны Lydia Tritton[d] һәм Olga Kerensky[d]
Балалар Керенский, Олег Александрович[d]
Туган тел рус теле
Һөнәр төре сәясәтче, адвокат, инкыйлабчы
Эш урыны Стәнфорд үнивирситите
Башкарган вазыйфа Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәисе, член Государственной думы Российской империи[d] һәм член Всероссийского Учредительного собрания[d]
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университетының юридик факультеты[d]
Активлык урыны Санкт-Петербург[8]
Сәяси фирка әгъзасы Социал-инкыйлабчылар фиркасе[d] һәм Хезмәт төркеме[d]
Катнашучы Радио Канада[d]
 Александр Керенский Викиҗыентыкта

Биография

үзгәртү

Ата-анасы

үзгәртү

Әтисе — Фёдор Михаил улы Керенский (1841/18421911). Пенза дини урта уку йорты отличие белән тәмамлый, аннан соң Казан университетының тарих-филология университетында югары белем ала. Казанда Фёдор Керенский Надежда Адлерга өйләнә.

Коллегия киңәшчесе дәрәҗәсенә ирешкәч, Фёдор Керенский Сембергә ирләр гимназиясе директоры вазифасына эшкә билгеләнә. Керенский укучыларының иң танылган берсе Владимир Ленин булган.

Керенский гаиләсендә биш бала булган: Надежда, Елена, Анна, Александр һәм Фёдор.

1889 елның маенда Фёдор Керенский Ташкәнткә Төркестан өлкәсе уку йортларының баш инспекторы директоры вазифасына эшкә билгеләнә. Шул ук елда Александр Ташкәнт гимназиясендә укый башлана. 1899 елда ул алтын медаль белән гимназияне тәмамлана һәм Петербург универстиетының юридик факультетына укырга керә.

Сәяси карьера

үзгәртү

1905 елда Керенский «Канлы якшәмбе»нең корбаннарга булышлык комитетында катнашкан. 1905 елның октябрьдан «Буревестник» бюллетень өчен яза. Шул ук елның 21 декабрьдә аның квартирада тентү ясыйлар һәм пистолетны табалар. Тентү нәтиҗәсендә эсерлар хәрби дружинада булу шик буенча арестка салына; 1906 елның апрелендә, дәлилләр булмаганлыктан, азат ителә һәм Ташкәнт шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Шул ук елның сентябрьдә ул Петербургка әйләнеп кайта.

1912 елда Сарытау губернасы Вольск шәһәреннән Дәүләт Думасына сайлана. Социалист-революционерлар партиясе сайлауларны бойкотлый, шуңа күрә Керенский эсерлар партиясеннән чыга һәм «трудовиклар» фракциясенә керә. 1915 елдан Дәүләт Думасында «трудовиклар» фракцияне җитәкли.

1917—1918 еллар

үзгәртү
 
Хәрби министр Керенский һәм аның ярдәмчеләре: полковник Владимир Барановский, генерал-майор Григорий Якубович, Борис Савинков, Александр Керенский һәм полковник Георгий Туманов (август 1917)

1917 елның 2 мартында Вакытлы хөкүмәтнең юстиция министры урынын ала. Вакытлы хөкүмәтнең сәяси тоткыннарның азат итү, Польша бәйсезлеге, Финляндия конституциясе торгызу турында карарлар кабул итәргә булыша. 1917 елда яңадан эсерлар фиркасенә керә.

1917 елның 5 маеннан — Вакытлы хөкүмәтнең хәрби һәм диңгез министры. 22 маенда ул Михаил Алексеев урынына Алексей Брусиловны Югары хәрби Башлык постына билгели. Хәрби министр постында Керенский рус армиясенең һөҗүме оештырылу өчен зур көч сала. Һөҗүм 18 июльдә башлана, ләкин ул уңышсызлыкка дучар була.

1917 елның 8 (21) июненнән — Вакытлы хөкүмәтнең министр-рәисе. 12 июньдә фронтта үлем җәзасы торгызыла; яңа акчалар («керенкалар») чыгарылалар. 19 июньдә Югары хәрби Башлык постына Лавр Корнилов билгеләнә; Корнилов фетнәсеннән ул арестка салына.

Октябрь инкыйлабы вакытында Керенский Петроградтан качып китә һәм уңышсызлы булган Керенский — Краснов фетнәне җитәкли. 1917 елның ахырында Петрогад һәм Новгород тирәсендәге авылларда тора. 1918 елның июньдә, серб офицеры дигән булып, Россиядән китә.

Эмиграциядә

үзгәртү

1918 елдан Франциядә яши; 1922—1932 елларда «Дни» газетасында мөхәррир булып эшли. Гитлер Францияне басып алу чакта, Америкага качып китә. Анда ул күп еллар Нью-Йорк һәм Стэнфорд университетына Россия тарихы буенча лекцияларны укый.

1968 елда ССРБга килүгә рөхсәтен алырга маташкан.

А. Керенский 1970 елның 11 июнендә Нью-Йоркта вафат була. Җирле Рус православ чиркәве Керенскийны Россия империясе җимерелүдә гаепле кеше дип санагач, аңа җеназа укуыннан баш тарта, шуңа күрә ул Лондонда күмелә.

Фотогалерея

үзгәртү

Әсәрләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. BiographySampo
  3. Kansallisbiografia / мөхәррир M. KlingeSuomalaisen Kirjallisuuden Seura, Suomen Historiallinen Seura. — ISSN 1799-4349
  4. 4,0 4,1 4,2 Munzinger Personen
  5. Nationalencyklopedin — 1999.
  6. Encyclopædia Britannica
  7. Find A Grave — 1996.
  8. Deutsche Nationalbibliothek Record #118721909 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.

Сылтамалар

үзгәртү