79 нчы лицей-интернат

79нчы номерлы лицей-интернат (элекеге исеме Яр Чаллы татар-төрек лицее) — иң абруйлы һәм алдынгы мәктәпләрнең берсе. Лицей 1992 елда Татарстан һәм Төркия хөкүмәтләре тарафыннан ачылды.

79 нчы лицей-интернат
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чаллы
Карта

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Лицейда 6нчы сыйныфтан башлап укыйлар. Лицей үзенчәлегеинтернат, ягъни укучыларның күпчелеге атна буена махсус бинада яшиләр. Биредә гендерлы укыту кулланыла, укучылар ир-ат җенесеннән. Укытучылар һәм тәрбиячеләрнең күпчелеген ир-атлар тәшкил итә.

Укучылар лицейны тәмамлаганда 4 тел белеп чыга: татар, төрек, инглиз, рус телләрен. Лицейны тәмамлаучыларның 100% диярлек Татарстан, Россия һәм чит ил университетларына укырга керәләр. Лицей укучылары Татарстан, төбәк һәм Россия бәйге/олимпиадаларында зур уңышларга ирешәләр. Балалар лицейга 5 нче сыйныфтан соң, март-июнь айларында уздырылган махсус сынаулар нәтиҗәсендә кабул ителәләр.

Татарстан һәм Россия алдынгы белем бирү оешмаларының берсе. 2007 нче елда лицей өстенлекле "Мәгариф" милли проектында җиңү яулады. 2008 нче елда Лицей бөек совет педагогы А. С. Макаренконың тууына 120 ел тулу уңаеннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү