Көнчыгыш Тимор гимны

(“Ватан” битеннән юнәлтелде)

Ватан” композициясе (португалча “Pátria”) — Көнчыгыш Тимор Демократик Җөмһүриятенең (Көнчыгыш Тиморның) дәүләт гимны. Бәйсезлеккә ирешкән колонияләрдә яшәп калган баскынчыларның яки аларның җирле халык кешеләре белән кушылгакларының яңа милли символлар булдыру өлкәсендәге иҗат җимешләреннән берсе. Гимнның көен Афонсу Редентор де Араужу (португалча Afonso Redentor de Araújo), португал телендәге сүзләрен Франсишку Боржа да Кошта (Francisco Borja da Costa) язган.

Гимнның тарихы үзгәртү

Шигырь эчтәлегеннән һәм көеннән бигрәк, мондый гимннарның тарихы кызыклырак та, гыйбрәтлерәк тә. Әлеге күренеш баштарак, 1960 нчы елларда, Африкада барлыкка килә торган яңа бәйсез илләргә хас булды. Нәтиҗәдә “кара кыйтга”ның берничә дистә илендә аурупача стандарт калыптагы текстларга шундый ук “унификацияләнгән һәм югары цивилизацияле” музыка үрнәкләре беркетелде. Сенегал, Кения, Төньяк Африкадагы гарәп илләре һәм беркайчан да тулысынча яулап алынмаган Хәбәшстан кебек илләр генә милли шигърият һәм музыка традицияләренә нигезләнеп язылган әсәрләрне ахыр чиктә дәүләт гимннары дип кабул итә алды. Африка илләренең күбесендә гимннар элеккеге колонизаторлар телләрендә язылган, чөнки күп милләтле һәм күп телле чуар төбәкләрне бары тик алар гына бер дәүләт итеп тотарга ярдәм итә.
Бу җәһәттән Көнчыгыш Тимор гимны Африканың “аурупалашкан” символларыннан берничек тә аерылып тормый. Көнчыгыш Тимор — 1970 нче елларда Индонезия утрауларының иң кырыйдагысында, аның көнчыгыштагы ярты өлешендә оешкан дәүләт. Португалиянең элеккеге колониясе. Янәшәдәге Папуа — Яңа Гвинея һәм Океаниянең бихисап утраулары белән беррәттән, дөньяда “иске колониализм”нан котылган соңгы илләрнең берсе. Португалиянең һәм эчке, һәм тышкы сәясәттә дә искелеккә ябышып ятуы һәм “Бөек Индонезия”нең* империячел тыпырчынулары аркасында, Көнчыгыш Тиморның бәйсезлеге 1979 елның 28 ноябрендә генә игълан ителде. Дүрт ел элегрәк әзерләп куелган гимн да беренче мәртәбә шул көнне яңгырады. Ләкин 10 көн үткәч үк... Көнчыгыш Тиморны Индонезия гаскәрләре басып алды. “Яңа колонизаторлар”дан да азат булганчы, тагын 22 ел вакыт үтте. Һәм “Ватан” җыры 2002 елның 20 маенда, бәйсезлек кабат игълан ителгән көнне, милли гимн буларак расланды.
Әйтергә кирәк, текст авторы Франсишку Боржа да Кошта 1979 елның 7 декабрендә, Индонезия баскынчылары бәреп кергән көнне һәлак булды.[1]

  • Индонезиянең гимны “Бөек Индонезия” (Indonesia Raya) дип атала.

Гимн тексты үзгәртү

[2]

Португал телендә Юлга-юл тәрҗемә Тетум теленә тәрҗемәсе
Pátria, Pátria, Timor-Leste, nossa Nação.

Glória ao povo e aos heróis da nossa libertação.
Pátria, Pátria, Timor-Leste, nossa Nação.
Glória ao povo e aos heróis da nossa libertação.
Vencemos o colonialismo, gritamos:
abaixo o imperialismo.
Terra livre, povo livre,
não, não, não à explotação.
Avante unidos firmes e decididos.
Na luta contra o imperialismo
o inimigo dos povos, até à vitória final.
Pelo caminho da revolução.

Ватаныбыз, Шәркый Тимор, милләтебез.

Дан халыкка һәм азатлык каһарманнарына.
Ватаныбыз, Шәркый Тимор, милләтебез.
Дан халыкка һәм азатлык каһарманнарына.
Колониализмны җиңдек,
тик елыйбыз: бетсен империализм!
Азат җирдә — азат халык!
Бетсен аны изү, талау!
Алга, бердәм һәм нык сафларга басып,
империализмга каршы,
кешелек дошманнарына каршы көрәшкә —
инкыйлабта ахыргы җиңүгә кадәр.

Pátria, Pátria, Timór-Leste, ita-nia Nasaun.

Glória ba Povu no ba ita-nia eróis libertasaun nasionál.
Pátria, Pátria, Timór-Leste, ita-nia Nasaun.
Glória ba Povu no ba ita-nia eróis libertasaun nasionál.
Ita manán hasoru kolonializmu, ita hakilar:
Hatuun imperializmu.
Rai livre, Povu livre,
Lae, lae, lae ba esplorasaun.
Bá oin hamutuk, laran-metin no barani.
Halo funu hasoru imperializmu
Inimigu Povu hotu-hotu nian, to’o vitória finál
Liu dalan revolusaun.

  1. https://en.wikipedia.org/wiki/P%C3%A1tria
  2. https://pt.wikipedia.org/wiki/P%C3%A1tria_(hino)