Әхсән Хәлилов (14 август 1959 ел) — педагог, шагыйрь. 2018 елдан Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы . 1997 елдан Россия Федерациясе һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Әхсән Хәлилов
Туган 14 август 1959(1959-08-14) (64 яшь)
Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь

Биографиясе үзгәртү

Әхсән Насретдин улы Хәлилов 1959 елның 14 августында Куергазы районы 1 нче Кинҗәбыз авылында туган. Башлангыч мәктәптән соң Уфадагы 1-нче интернат-мәктәптә (бүген Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернаты) белем ала, аннары Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Чиләбе өлкәсенең Миньяр шәһәрендә укытучы, мәктәп директоры, Стәрлетамак шәһәрендә чыккан «Ашказар» гәзитенең баш мөхәррире булып эшли. Стәрлетамактагы В. И. Ленин исемендәге лицей—интернатта директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкара. 1913 елдан Стәрлетамакның В. И. Ленин исемендәге 2нче лицей-интернатта педагог-тәрбияче. 2018 елдан алып Стәрлетамак язучылар оешмасы җитәкчесе. Биш китап авторы.

Китаплары үзгәртү

  • «Хөкемдар»,1993 ел, Уфа
  • «Һағауыл», 2004 ел, Уфа
  • «Өметләр», 2017 ел, Уфа
  • Күзлекле ябалак" (Балалар өчен) 2008, Уфа
  • «Куласада» 2001 ел, Стәрлетамак

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы.

Сылтамалар үзгәртү