Әхмәтҗан Терегулов

Терегулов Әхмәтҗән Хөсәен улы (5 июнь 1896 ел9 март 1977) — хәрби эшлекле. 1922-1923 елларда Башкортстан АССР-ының хәрби комиссары. Беренче дөнья, Ватандашлар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы. Полковник. Ленин ордены кавалеры (1967).

Әхмәтҗан Терегулов
Туган 5 июнь 1896(1896-06-05)
Благовар районы
Үлгән 9 март 1977(1977-03-09) (80 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы

Биографиясе үзгәртү

Әхмәтҗән Хөсәен улы Терегулов 1896 елның 5 июнендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Каргалы (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы Югары Каргалы) авылында туган. Чыгышы белән касыйм татарлары морзалары Терегуловлар нәселеннән.

1919 елдан 1-нче Башкорт укчылар дивизиясенең штаб начальнигы булып хезмәт итә. 1919 елның июненнән 1-се Башкорт укчылар полкы командиры була.

1920-1921 елларда Башкорт аерым укчылар бригадасы белән командалык итә.

1922-1923 елларда Башкортстан АССР-ының хәрби комиссары вазифасын үти.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1977 елның 9 мартында Татар АССРның Казан шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Тереғолов Ә. Ғ. Тереғоловтар // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.