Фәтхерахман Әхмәдиев

(Әхмәдиев Фәтхерахман битеннән юнәлтелде)

Фәтхерахман Әхмәдиев — күренекле татар композиторы.

Фәтхерахман Әхмәдиев
Туган 15 ноябрь 1930(1930-11-15)
Татарстанның Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы
Үлгән 3 сентябрь 1981(1981-09-03) (50 яшь)
Милләт татар
Һөнәре композитор

Ул 1930 елның 15 ноябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылында туа. Әтисе иртә вафат була. Ачлы–туклы яшәгән 30 елларда әнисенә 4 баланы тәрбияләргә туры килә. Улларының җыр-моңга һәвәслеген сизеп, ул аларга венский гармун алып бирә. Шул вакыттан алып Фәтхерахман Әхмәдиев гармунын кулыннан төшерми.

Салих Сәйдашев белән очрашу яшь егетнең язмышында зур роль уйный. Аның киңәше белән Фәтхерахман Әхмәдиев Казан музыка училищесына укырга керә. Махсус белем алгач, Котлы Бөкәш мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли, хор оештыра, республиканың күп кенә районнарында үткәрелгән концертларда катнаша.

Композиторлар союзы әгъзасы булмау сәбәпле, Фәтхерахман Әхмәдиев «үзешчән композитор» дип саналып йөртелә. Шушы «мөһер» аның ул елларда җырларын («Җәйнең матур аяз таңнарында», «Кама буе – туган як», «Чистай вальсы», «Мин килермен каршыңа», «Сине сөйдем, гүзәлем», «Мәңге яшисе килә», «Бер карадым күзләреңә» һ.б.) халыкка җиткерүдә зур кыенлыклар тудыра. Ләкин аның гүзәл җырлары халык күңелендә һәрвакыт саклана.

Композитор 1981 елның 3 сентябрендә вафат була. Тәберде Чаллысы авылында Фәтхерахман Әхмәдиевнең тормышына багышланган музей эшләп килә.

Сылтамалар үзгәртү