Әсхәт Якушев (рәсми Зэфер Якушев) – танылган көрәшче. Грек-рим көрәше буенча Русиянең атказанган спорт остасы (1993).

Әсхәт Якушев
Туган телдә исем Әсхәт (Зэфер) Рафаил улы Якушев
Туган 28 ноябрь 1969(1969-11-28) (54 яшь)
Чуаш АССР, Батыр районы, Шыгырдан
Милләт татар
Һөнәре классик көрәш
Бүләк һәм премияләре Халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1993)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әсхәт Рафаил улы Якушев 1969 елда Шыгырдан авылында дөньяга килгән. Спортчы буларак Батыр район Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (ДЮСШ) тәрбияләнгән. Русиянең өч тапкыр чемпионы (1993, 1994, 1996). Байтак халыкара ярышларда җиңүче. 1993 елда грек-рим көрәше Дөнья кубогында җиңү яулый.

Сембер дәүләт педагогика институтын тәмамлаган (1995).

Чыганак үзгәртү