Әнвәр Ибраһимов, Әнвәр Камил улы Ибраһимов (27 ноябрь 1965(1965-11-27)[1], Уфа, РСФСР, СССР[1]27 август 2023(2023-08-27)[2][1] (57 яшь), Химки, Мәскәү өлкәсе, Россия[1]) — СССР һәм РФ рапирачысы, СССРның атказанган спорт остасы (1988), СССРның халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1984), РФ атказанган тренеры (2004), Олимпия уеннарының алтын медале иясе (1988), дөнья чемпионатының көмеш (1995) һәм бронза (1985) медальләре иясе.

Әнвәр Ибраһимов
Туган 27 ноябрь 1965(1965-11-27)[1]
Уфа, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 27 август 2023(2023-08-27)[2][1] (57 яшь)
Химки, Мәскәү өлкәсе, Россия[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре кылычбаз, тренер
Җефет Ольга Евгеньевна Величко[d][1]
Балалар Камил Ибраһимов[d][1]

Олимпия чемпионы исемен 1988 елда Сеулда рапира алышында яулаган.

2000 елдан юниорлар буенча Россия җыелма командасын җитәкләгән. 2004―2006 елларда рапирада фехтование буенча милли җыелма команданың өлкән тренеры була. Әнвәр Камил улының тәрбияләнүчеләре арасында Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатлары чемпионнары һәм призерлары: Артур Әхмәтхуҗин, Риналь Ганиев, Руслан Насыйбуллин[d], Вадим Әюпов, Артём Седов[d], Вячеслав Поздняков[d], Юлия Хәкимова[d].

2004 елда ул тәрбияләгән Риналь Ганиев һәм Руслан Насыйбуллин Афинада узган Олимпия уеннарында бронза алган. [3]

Вафаты үзгәртү

2023 елның 28 августында Мәскәүдә 58нче яшендә вафат булган[4]. 30 августта Мәскәүнең Троекурово зиратында[d] җирләнгән[5].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Ольга Величко[d] (1965), фехтовальщица, СССР чемпионы (1984), Россия чемпионы (1999), Европа чемпионы (1998), ике тапкыр дөнья чемпионы (1986, 1989).
Балалары Камил[d] һәм Камилә дә фехтование белән шөгыльләнә. Камил ― икешәр тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы[6].

Искәрмәләр үзгәртү