Һашим (Гарәп телендә/Фарсы телендә: هاشم), яхшырак әл-Муканнәгъ‘ (гарәпчә: المقنع "вуальле", як. 783 елда үлгән.[1]) буларак мәгълүм, пәйгамбәр булуны игълан иткән һәм Зәрдөштлек һәм Ислам кушылмасы булган динне нигезләгән антиИслам инкыйлабы җитәкчесе. Ул химик булган һәм аның тәҗрибәләренең берсе шартлау китереп чыгарган, анда йөзенең өлеше пешкән булган. Калган тормышы дәверендә ул вуаль кулланган һәм шулай итеп "әл-Муканнәгъ ("Вуальле берәү") буларак мәгълүм булган. Сәед Нәфиси һәм Әмир-Хөссәен Арьянпур "Хоррам-Динан" армияләрендә аның турында язганнар.

Исеме һәм иртә тормышы үзгәртү

"Әл-Муканнәгъ" тәхәллүсе буенча мәгълүм булганчы, ул тугач бирелгән исеме Һашим астында мәгълүм булган. Элеккеге галимнәр ышануы буенча ул Согдияда туган булган. Шулай да, хәзер ул хәзерге көн төньяк Әфганстан булган Согдияга якын шәһәр Балхтан килеп чыгышлы дип карашлар килешенгән.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Иран халыкларыннан булып,[2] Һашим Балхтан булган, башта кием җыючы булган. Ул Иранның яки (Фарсы иленең) Олы Хорасанннан Абу Мөслим өчен командир булып киткән. Абу Мөслимнең безнең эраның 755 елында үтерелүеннән соң Һашим Ходай инкарнациясе булуны игълан иткән, бу роль, ул раслаганча аңа мөселман пәйгамбәре Мөхәммәдтән Али аша Абу Мөслимнән күчкән. Һашим матурлыгын каплар өчен вуаль кию репутациясенә ия булган, шул ук вакытта аның тарафдарлары Габбәси хөкемдарларының карасына каршылык буларак ак киемнәр кигән булганнар. Ул тарафдарларны җәлеп итү өчен сихер һәм могъҗизаларда катнашкан репутациясенә ия булган.

Һашим Папак Хоррам-Дин тарафыннан җитәкләнгән Хуррамитлар армияләр барлыкка китерүне тәэмин иткән. Бу максаты итеп хөкем итүче гарәпләрнең властен бәреп төшерү итеп куйган фарсыларның күтәрелеше иде. Һашимның тарафдарлары башка мөселманнарның шәһәрчекләренә һәм мәчетләренә баскын ясый башлагач һәм милекләрен талый башлагач, Габбәсиләр күтәрелешне җимерер өчен берничә командирын җибәргән. Һашим йортына ут төрткән Габәссиләргә бирелгәнче үзен агуларга сайлаган. Һашим ахыр чиктә Шаһрисабз (Кеш) янында Фарсы кальгасында үлгән.[1] Аның үлеменнән соң Хуррамитлар армияләре 12-нче гасырга кадәр булган.

Мәдәни искә алулар үзгәртү

1787 елда Наполеон Бонапарт әл-Муканнәгъ турында "Битлекле пәйгамбәр" ике битлек кыска хикәяне язган.[3]

Томас Мурның Лалла-Рухында (1817) беренче шигыренең исеме Хорасанның вуальле пәйгамбәре, һәм Моканна персонажы ирекле рәвештә әл-Муканнәгътән моделе буенча ясалган. 1877 ел Чарльз Виллиер Стэнфордның Вуальле пәйгамбәр операсы үз чиратта Лалла-Рухта бирелгәнчә ирекле рәвештә Моканна хикәясендә нигезләнгән.

Сент Луис эшмәкәрләре 1878 елда Вуальле Пәйгамбәр Оешмасын барлыкка китергәндә Мурның шигырен искә алганнар һәм нигезләүчесе итеп Моканна риваятен уйлаганнар. Күп еллар буена оешма “Вуальле пәйгамбәр ярминкәсе” дип аталган ел саен ярминкә һәм парадны оештырган, 1992 елда ул Сент-Луис ярминкәсе дип исеме алыштырылган булган. Оешма шулай һәр декабрьне Вуальле пәйгамбәр балы дип аталган дебютант балын биргән.

Сокландыручы Патшалыкның вуальле пәйгамбәрләренең мистик ордены (1889 елда нигезләнгән), еш "Гротто" дип аталган, әгъзалыгы оста масоннарга чикләнгән иҗтимагый төркем һәм аның хатын-кыз кушылмасы Моканна Кызлары шулай ук исемнәрен Томас Мур шигыреннән алганнар.
Аргентина язучысы Хорхе Луис Боргес фантастика кушылган әл-Муканнәгъны Битлекле буяучы, Мерв хәкиме, 1934 ел кыска хикәясендә үзәк персонаж итеп һәм унбиш ел соңрак башка хикәядә Заһирда титуляр объектның үткән аватары буларак кулланган.

Сакс Ромер Моканна риваятен 1934 ел романы Фу Манчу Битлеге өчен ал сәбәп итеп кулланган.

Иран фильм режиссёры Хосрәү Синайның әл-Муканнәгъ турында Сәпидҗамә. Фильмнамә (Ак киемле кеше) атамалы фильм сценарие бар, ул Тәһранда 2000 елда нәшер ителгән булган.

Әл-Муканнәгъ фетнәсе Анна һәм Лоран Шамп Массарларның "Mille et dix mille pas" ("Мең һәм ун мең адым") тарихи романының өлеше булып тора.[4]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 The Encyclopaedia of Islam. 2nd ed. Vol. 7. Page 500.
  2. Lewis, 2002, 111 бит.
  3. Le masque prophète
  4. "Mille et dix mille pas", Anne & Laurent Champs-Massart, Vibration Editions, 2019

Чыганаклар үзгәртү

  • M. S. Asimov, C. E. Bosworth u.a.: History of Civilizations of Central Asia. Band IV: The Age of Achievement. AD 750 to the End of the Fifteenth Century. Part One: The Historical, Social and Economic Setting. Paris 1998.
  • Patricia Crone: The Nativist Prophets of Early Islamic Iran. Rural Revolt and Local Zoroastrianism. Cambridge: Cambridge University Press 2012. S. 106-143.
  • Frantz Grenet: "Contribution à l'étude de la révolte de Muqanna' (c. 775-780): traces matérielles, traces hérésiographiques" in Mohammad Ali Amir-Moezzi (ed.): Islam: identité et altérité ; hommage à Guy Monnot. Turnhout: Brepols 2013. S. 247-261.
  • Boris Kochnev: "Les monnaies de Muqanna" in Studia Iranica 30 (2001) 143-50.
  • Wilferd Madelung, Paul Ernest Walker: An Ismaili heresiography. The "Bāb al-shayṭān" from Abū Tammām’s Kitāb al-shajara. Brill, 1998.
  • Svatopluk Soucek: A history of inner Asia. Cambridge University Press, 2000.
  • Lewis Bernard, Arabs in History [1], 2002, Oxford University Press, Oxford, isbn = 9780191647161

Тышкы сылтамалар үзгәртү