Әлфрид Бостанов
(Әлфрид Бустанов битеннән юнәлтелде)
Әлфрид Бостанов — тарихчы, исламият белгече.
Әлфрид Бостанов | |
---|---|
Туган телдә исем | Әлфрид Кашшаф улы Бостанов |
Туган | 10 сентябрь 1987 (37 яшь) СССР, РСФСР, Омск өлкәсе, Омск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | галим |
Әлфрид Кашаф улы Бостанов 1988 елда Омск шәһәрендә туа. 2009 елда Омск дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый. 2013 елда Амстердам университетының (Нидерланд) көнчыгыш эзләнүләр кафедрасында аспирантура бүлеген тәмамлый, фән докторы (PhD).
2014-2019 елларда — Петербурдагы Европа университетында. 2019 елдан — Амстердам университетының ассистент-профессоры.
2021 елның гыйнварыннан ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында. Директор урынбасары, диннәр тарихы һәм җәмгыять фикере бүлегенең мөдир вәкаләтләрен башкаручы.[1]