Әлки авылы мәчете (Буа районы)

Татарстанның Буа районы Әлки авылы мәчете

Әлки авылы мәчете Татарстан Республикасының Буа районы Әлки авылындагы мөселман гыйбадәт йорты (мәчет).

Әлки авылы мәчете
Дәүләт  Россия
Мәчет
Әлки авылы мәчете
Ил Россия
Авыл Әлки, Буа районы, Татарстан Республикасы
Дин ислам
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1889
Халәте гамәлдә

2016 елдан хәзрәт вазыйфасын Әлфит хәзрәт Фәттахов башкара.[1]

Тарихы үзгәртү

1889 нчы елда агачтан яңа мәчет төзелә. 1830 нчы елларда төзелгән мәчет, бинасы искерү сәбәпле, сүтелә һәм аның урынына авыл уртасындагы мәйданда 120 кеше сыйдырышлы ике бүлмәле мәчет салына. Баһаветдин хәзрәт Таҗетдинов 44 ел буе имам-хатыйб вазифасын үзе генә башкарган. Аннары аңа ярдәмгә 1890 нчы елны икенче мулланы – аның улын куялар. 21 яшьлек Мөхәммәтнәҗип Таҗетдинов та мулла булып китә.

   1901 нче елның 29 нчы июнендә мәчеттә 1846 нче елдан бирле имам-хатыйб хезмәтен башкаручы, 1826 нчы елда туган указлы мулла Баһаветдин Таҗетдинов, үзенең картаюы сәбәпле, мулла вазифасына кергән бурычларын башкара алмавын белдереп, үз унынына башка кеше сайлавын үтенә. Авыл халкы аның икенче улы – Мөхәммәтситдыйк улы Баһаветдиновны сайлый. Ул Казанда Мәрҗани мәчете каршындагы мәдрәсәне һәм Апанай мәдрәсәсендә рус сыйныфын тәмамлаган. Рәсми хакимиятләр мөселманнарның гозерен үтәргә ашкынып тормыйлар. Тагын бер ел уза. 1902 нче елда Мөхәммәтситдыйк улы Баһаветдинов икенче мулла итеп 1902 нче елның 10 нчы октябрендә генә раслана. Әтисе 58 ел дәвамында (1844-1902 нче елларда) Әлки авылы мәчетендә имам-хатыб хезмәтендә була, бер үк вакытта ир балалар мәдрәсәсендә сабак бирә.
    Авыл зурая, үсә. Инде икенче мәчет төзү артыннан йөриләр. 1916 нчы ел ахырына 2 нче мәчет төзелеп беткәч, декабрь аенда  Әлки авылы халкының ике мәхәлләгә бүленүе рәсмиләштерелә. Беренче мәхәлләдә 350 кеше, икенчесендә 238 була. 1 нче мәхәллә тулысынча өске урамны колачласа, икенче мәхәллә башлыча аскы, яки түбән урам хуҗалыкларыннан торган.
     1930-1931 нче елларда ил күләмендә мәҗбүри белем бирүне киңәйтү юнәлешендә махсус чаралар күрелә. Шул чорда Әлкидәге ике мәчеттә дә рухани эшчәнлек туктатыла. Манараларын кисәләр. Мөхәммәтситдыйк, Мөхәммәтнәҗип муллаларны Себергә җибәрәләр.
       1930-1931 нче елларда мәчетләр эштән туктатылса да, халык диннән читкә авышмый, намазларны йортларда  җыелып укыйлар. 

Хәзрәт вазифасын башкаручылар үзгәртү

  • Габделмән абзый (1935-1942 нче еллар)
  • Гыймалов Садретдин (1942-1961нче еллар.)
  • Галиуллин Зиннәт (1961-1978 нче еллар)
  • Гыйниятуллин Хикмәтулла (1978 -1994)
  • Мөхәммәдишин Тәлгат (1994-2014).
  • Шәмсетдинов Рифкат (2015-2016).

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү