Әлгазраэ
Әлгазраэ (гарәп. العذرة әл-‘әҙрәһ, иске тат. العذرأ әл-‘әҙра’ — «гыйффәтле кыз»[1]; Зур Эт η, Зур Эт этасы, η CMa) — Зур Эт йолдызлыгының яктырыш буенча бишенче йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,45m тәшкил итә һәм ул Җирдән якынча 3000 яктылык елы ераклыкта тора.
Хасиятләр
үзгәртүӘлгазраэ — күк үтә зур йолдыз. Җирдән бик ерак булуына карамастан, Әлгазраэ күк йөзендә якты ялтыра, чөнки ул Кояштан күп тапкыр яктырак. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 300 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 22 000 К тәшкил итә. Әлгазраэ — Аккош α сыман үзгәрмә йолдыз булып тора һәм аның яктырышы +2,38m дән +2,48m гә кадәр үзгәрә.
Тарих һәм исемнәр
үзгәртүӘл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Зур Эт ε — Әүвәл әл-Газраэ (Беренче Кыз), ο² — Сани әл-Газраэ (Икенче Кыз), δ — Салис әл-Газраэ (Өченче Кыз), η — Рабигъ әл-Газраэ (Дүртенче Кыз)[2] гарәп исемнәре йөртәләр, ә берлектә — әл-Газараэ (Гыйффәтле Кызлар).
Гарәп исеме латин теле аша аурупа телләренә кергән һәм Aludra (рус. Алудра) буларак язып бирелә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 67.
- ↑ Әүвәл — беренче; сани — икенче; салис — өченче; рабигъ — дүртенче; газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.