Әй, гүзәл Кырым
Әй, гүзәл Кырым (кырымтат. «Ey, güzel Qırım», «Эй, гузель Къырым») — кырым татар халык җыры. Җыр, гадәттә, кырым татарлары арасында танылган һәм кырым татарлары концертларында еш яңгырый.
Әй, гүзәл Кырым |
Тарихы
үзгәртүҖыр сөргендәге кайгылы тормыш, югалган Ватанны сагыну турында сөйли. Җырның килеп чыгышы билгеле түгел, ул кырым татарлары депортацияләнгәннән соң билгесез кеше тарафыннан язылган дип санала. Ләкин, кайбер чыганаклар буенча, бу җырны башта депортациядән соң Әндиҗанда яшәгән кырым татарлары Фатма Хәлилова һәм Шукри Османов 1968 елда Алуштаны күрергә барган вакытта язган, шуннан соң җыр Кырым татарлары яшәгән Үзбәкстанда тарала башлаган дип уйланыла.[1]
Җырның бер өлеше Джамаланың «1944» җырына да кертелгән, бу җыр белән ул Евровидение 2016-да Украинаны тәкъдим итеп җиңү яулый.
Тексты
үзгәртүКырымтатарча | Татарча |
---|---|
|
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Мои последние каникулы…» 40-летию песни «Эй гузель Къырым» посвящается 2018 елның 21 май көнендә архивланган.. Crimean News Agency. 15 March 2008