Әзербайҗан географиясе

Әзербайҗан төньяктан Кавказ таулары белән чикләнгән. Әзербайҗанның төп өлеше Зур Кавказ һәм Кече Кавказ таулары көньяк-көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Көньякта Урта Аракс түбәнлеге һәм аның көньяк тармагы бар, көньяк-көнбатышта исә Талыш таулары урнашканнар.

Әзербайҗан географиясе
Сурәт
 Әзербайҗан географиясе Викиҗыентыкта

Каспий диңгезенең яр сызыгы озынлыгы якынча 800 километрны тәшкил итә. Эре ярымутраулары — Апшерон, Кура борыны, Сара; култыклары — Апшерон, Кызылагач, Бакы култыкчасы; эре утраулары — Артём, Жилой.[1]

Гидрография үзгәртү

Әзербайҗан территориясы буйлап 8400 елга ага, алардан 850 елганың озынлыгы 5 км артык, 24 елганың озынлыгы 100 км артык.[1]

Эре елгалар — Күрә (Күр) вә аның төп кушылдыгы — Аракс. Якынча 250 күл бар, иң эреләре — Гаҗикабул һәм Бөекшур. Туфрагы — болын соры, тозлы, болын сазлык һ.б.[1]

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы үзгәртү

Үсемлекләр дөньясы күп төрле — 4100 төрдән артык. Түбәнлекләрне чүл вә ярымчүл үсемлекләре, күбрәк куаклыклар, Кура-Аракс түбәнлегенең тозлы җирләрендә тозлак үләне киң таралган, тау итәкләрендәге тигезлекләрдә әрем һәм әрем-кылган үсә.[1]

Урманнар мәйданы 1146 мең гектар. 2200–2500 м биеклекләрдә субальп вә альп болыннар бар. Хайваннар дөньясы төрле-төрле: сөйрәлүчеләр, кимерүчеләр, кыргый дуңгыз, нутрия, янутсыман эт, җәйран, барс, аю, кыргавыл, кәклик, каз һәм үрдәксыманнар. Каспий диңгезе вә Кура елгасы балыкларга (сөләйман, мәрсин, укбаш, кырпы балыклары) мул. Закаталы, Турианчәй, Кызылагач, Ширван һ.б. тыюлыклар бар.[1]

Чиктәшлек үзгәртү

Як Ил
Төньяк Гөрҗистан, Россия
Көнчыгыш Каспий диңгезе
Көньяк Иран
Көнбатыш Әрмәнстан, Төркия

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Hydromet Azerbaijan (en). Azhydromet.com. әлеге чыганактан 2007-05-24 архивланды. 2022-12-23 тикшерелгән.