Әбдуәли Кайдаров

академик, Казакъстан

Әбдуәли Кайдаров (каз. Әбдуәли Туғанбайұлы Қайдаров 13 декабрь 1924 ел27 февраль 2019 ел) — галим-тел белгече. Казакъ ССР Фәннәр академиясе академигы. (1983), Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1991), филология фәннәре докторы (1970), профессор (1972). Бөек Ватан сугышында катнашучы. Казакъ АССРның атказанган фән эшлеклесе (1982), Казакъстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы (1994). I (1944) һәм II (1985) дәрәҗә Ватан сугышы, Халыклар Дуслыгы (1984), Кызыл Йолдыз (1945), III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры.

Әбдуәли Кайдаров
Туган телдә исем каз. Әбдуәли Туғанбайұлы Қайдаров
Туган 13 декабрь 1924(1924-12-13)
Енбекшиказахский район[d], Алматы өлкәсе
Үлгән 27 февраль 2019(2019-02-27) (94 яшь)
Алматы, Казакъстан
Ватандашлыгы  Казакъстан
Әлма-матер Казакъстан милли университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Казакъстан милли университеты[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

  • Әбдуәли Туганбай улы Кайдаров 1924 елда Казакъстанның Алматы өлкәсе Енбекшиказак районы Талдыбулак авылында туган[1].
  • 1941-1946 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән — Бөек Ватан сугышында катнашкан.
  • 1951 — Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университетының (С. М. Киров исемендәге Казакъ дәүләт университеты) филология факультетын тәмамлаган
  • 1951-1954 елларда — Казакъстан Милли Фәннәр Академиясе аспирантурасында укый.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • Аспирантура тәмамлаганнан соң, Казакъстан Милли Фәннәр Академиясендә эшли.
  • 1958 елдан көнчыгышны өйрәнү секторының өлкән гыйльми хезмәткәре.
  • 1959 елдан уйгыр филологиясе бүлеге мөдире.
  • 1961 елдан 1978 елга белән — директор урынбасары.
  • 1978 елдан 1995 елга кадәр — директор, ә 1995 елдан 2019 елга белән — почетлы директор, шулай ук гыйльми кадрларны әзерләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
  • 1982 елдан Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университетында (С. М. Киров исемендәге Казакъ дәүләт университеты) казакъ теле кафедрасы профессоры.
  • Байтурсынов исемендәге Тел гыйлеме институтының әйдәүче гыйльми хезмәткәре

Фәнни, әдәби хезмәтләре үзгәртү

  • Галимнең гыйльми эшчәнлегенең төп юнәлешләре: лексикология, диалектология һәм тел тарихы, этнолингвистика, төрки телләр гыйлеме һәм алтаистика, тел сәясәте, дәүләт теле проблемалары һ. б.
  • Аның фәнни җитәкчелегендә 65 югары квалифицикацияле галим, шулардан 10 кеше фән докторы.
  • 400-дән артык гыйльми хезмәт авторы (шулардан 40 ы — монографияләр, дәреслекләр, сүзлекләр, җыентыклар).
  • Берничә фәнни, фәнни-популяр журналның («Известия НАН РК», «Советская тюркология» һ. б.) редакторы һәм редколлегия әгъзасы булган.

Кайбер хезмәтләре:

  • Казакъ телендә бер иҗекле сүзләр тамырлары һәм нигезләренең структурасы (Структура односложных корней и основ в казахском языке), Л., 1986;
  • Тысяча метких и образных выражений (этнолингвистик аңлатмалар бирелгә казакъ-рус фразеологик сүзлеге), Астана, 2002

Гыйльми дәрәҗәләре үзгәртү

  • 1970 елдан — филология фәннәре докторы
  • 1972 елдан — профессор
  • 1984 елдан — Казакъ ССР Фәннәр Академиясе академигы
  • 1989 елдан —М. Ататөрк исемендәге Төрек лингвистик җәмгыятенең мактаулы әгъзасы, академик
  • 1991 елдан — Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, академик

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

  • ССРБ
  • Казакъ ССР Югары Советының мактау грамотасы
  • 1944 — 3-нче дәрәҗәле Дан ордены
  • 1944 — 1-нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены
  • 1945 — ике Кызыл Йолдыз ордены
  • 1984 — Халыклар дуслыгы ордены
  • 1985 — 2-нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены
  • 1982 — «Казакъ АССР-ның атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме бирелде
  • 1984 — Казакъ ССР халык мәгарифе алдынгысы
  • 1971 — Ч. Ч. Вәлиханов премиясе лауреаты
  • ССРБ-ның күп санлы медальләреКазакъстан
  • 1996 — Отан ордены[2]
  • 2014 — президент кулынан І дәрәҗәле Достык ордены РК[3][4]
  • 2017 — «За бесценный вклад в развитие тюркологии» TWESCO медальләре[5]
  • «Казакъстанның атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме бирелде
  • Казакъстан Республикасының күп санлы медальләре
  • 2002 — Енбекшиказак районының Мактаулы гражданы
  • Төрек республикасының «Хөрмәт билгесе» ордены («Ликат нишани»)

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Библиографии обществоведов Казахстана, А., 1986

Бу мәкаләдә «Казакъстан. Милли энциклопедия» (1998—2007) материаллары кулланылды, барлык материалны «Қазакъ энциклопедиясе» редакциясе Creative Commons BY-SA 3.0 Unported лицензиясе буенча тәкъдим итте.