Һинд-скиф патшалыгы
Һинд-скиф патшалыгы — скифларның көнчыгыш тармагы саклар тарафыннан эллинизм чорында Бактрия, Согдиана, Арахосия, Гандхара, Кашмир, Пәнҗаб, Раджастхан һәм Гөҗәрат территориясендә төзелгән, чикләре аморф булган дәүләт.
Һинд-скиф патшалыгы | |
Нигезләнү датасы | БЭК 200 |
---|---|
Дөнья кисәге | Азия |
Башкала | Sigal[d] |
Алыштырган | Maurya imperiäse |
Гамәлдән чыгу датасы | 400 |
Һинд-скиф патшалыгы Викиҗыентыкта |
Тарихы
үзгәртүСакларның басып керүе
үзгәртүСакларның күченүе безнең эрага кадәр якынча 175 елда сюнну (хунну) кабиләсе тарафыннан юэчжиларны (асийларны) кысырыклауга бәйле күчмә халыкларның күчүләренең бер өлеше булган. Или елгасы бассейнын ташлап китәргә мәҗбүр булган саклар Фирганә һәм Согдианага таба юнәлгән. Безнең эрага кадәр якынча 145 елда алар Грек-Бактрия патшалыгына басып кергән һәм Оксиан Александриясен (Ай-Ханум) камаган. Безнең эрага кадәр 125 елда Грек-Бактрия патшасы Гелиокл сакларның һәм юэчжиларның басымы астында Бактрияны калдырган һәм үзенең баш каласын Кабул үзәненә күчергән һәм аннан үзенең һинд биләмәләре белән хәкимлек иткән.
Юэчжилар Бактрияда тагын йөз елга туктап торган вакытта скифлар алга таба Һиндстан ягына юнәлгән. Көньякка күчкәндә саклар безнең эрага кадәр II гасырның уртасында хәзерге Әфганстанның көньяк өлкәләренә — Сакстанга (Систан) килеп урнашкан.
Һиндстанга саклар белән бергә басып керүдә камбоджалар, парадлар, пахлавлар, ришклар һәм төньяк-көнбатыштан башка кабиләләр катнашкан, алар еш кына сак кланнары сыман карала. Аларның бер өлеше кшатрий һинд варнасы составына кушылган.
Беренче скиф патшалыклары
үзгәртүҺиндстанның территориясендә беренче скиф патшалыклары Абирия (Синд) һәм Саураштра (Гөҗәрат) арасында безнең эрага кадәр 110 елдан соң барлыкка килгән. Безнең эрага кадәр якынча 80 елда һинд-скиф патшасы Мауэс (Май) көнчыгышка юнәлгән һәм Гандхара белән Таксиланы яулап алган. Бәлки, Май ул сатрап Патика язмасындагы Мога патшасы белән тәңгәл китерергә кирәктер.
Әммә Май үлгәннән соң аның патшалыгы таркала һәм һинд-греклар үз династиясен Һинд-грек патшалыгында торгыза.
Экспансияның пигы
үзгәртүЧамасы белән 20 ел үткәч һинд-скифлар ул вакыттагы Һиндстанның иң зур каласын — Матхураны яулап алган һәм безнең эрага кадәр 55 елда патша Ахес I төньяк-көнбатышта үзенең хәкимлеген урнаштырган. Азес белән Бимара савытын бәйлиләр, ул аның тәңкәләре белән бергә Әфганстанның Җәләлабад (Йәлилабад) каласы янындагы Будда ступасында табылган. Һинд-скифларның башка буддист артефактлары арасында — Матхурадагы «арслан» комташлы колонна бар. Андагы язмада һинд-скиф патшасы Раджувуланың хатыны Будда ступасын бүләк итүе турында сүз бара.
Көнчыгышта һинд-скиф һөҗүмнәре Паталипутрага кадәр барып җиткән, моның турында Юга-Пурана текстында сөйләнелә. Уджджайннан һинд-скифлар безнең эрага кадәр 57 елда Малваның илдәге патшасы Викрамадитья тарафыннан куылган. Бу вакыйгадан соң Викрам эрасы (Викрам-самват) исәбе башланган. Һинд-скифлар (саклар) безнең эраның 78 елында Удджайнны янә басып алган.
Чит ил чыганакларында
үзгәртүСоңгы дәвердә һинд-грек патшалары Кытай империясенең хуплавын таба. Хань династиясенең хроникасы буенча, безнең эрага кадәр 50 елда көнбатыш Ганьсудагы өлкә белән идарә иткән кытай генералы Вэнь Чун белән «король Юн-Кюйның улы» (йонака, грек) Инь Мофу (Гермей) арасында Ки-пинь (Кабул үзәне) буенча альянс төзелә. Берләшкән гәскәрләр һинд-скифлар контроле астында булган Ки-пинь үзәненә һөҗүм иткән. Гермей, Хань империясенең вассалы буларак власть атрибутларын һәм мөһерен алып, Ки-пинь хәкиме дип игълан ителгән. Соңрак кытайлар ерактагы җирләргә кызыксынуларын югалткан һәм альянс таркалган.
Безнең эрага кадәр якынча 10 елда һинд-скифларның басымы астында, Стратон II Сотер хәкимлек иткән Һинд-грек патшалыгының калдыклары юкка чыккан. Стратонны җиңгән һинд-скиф хәкиме Раджувула Матхура каласында «Төньяк Кшатраплар» идарәлеген урнаштыра: аның варислары башлыча Кушан патшалыгының вассаллары буларак хәкимлек итә (ике кшатрап Канишка I-ченең язмасында очрый).
Һиндстанда скифлар (саклар) турында Борынгы Римның «Пейтингер таблицасы» һәм Борынгы Грецияның «Эритрей диңгезе Периплы» кебек антик чыганаклар телгә ала. Соңгысы Барбарикон һәм Миннагара (хәзерге Карачи) калаларын скифларның порты дип атый. Шул ук вакытта «Перипл «Скифия» һәм көнчыгышта «Ариака»ны аера, аның белән көнбатыш кшатрапларның берсе Нахапана (Намбан дип аталган) идарә иткән. Дүрт гасыр буена һинд-скиф хәкимнәре һинд-грек һәм һинд-парфян дәүләтләре белән күрше булган. Алар үзләре турында скифлар өчен традицион җәнлек стилендә зәркән сәнгате һәйкәлләрен калдырган. Б. э. I гасырында аларны юэчжи кабиләсенең тармагы – төньяктан хәрәкәт итүче кушаннар көньякка кысрыклаганнар. Элек һинд-скифларның булган җирләрдә алар куәтле Кушан патшалыгын барлыкка китергәннәр.
Хәкимнәр
үзгәртүҺинд-сак патшалыгы (безнең эрага кадәр якынча 50 ел — безнең эраның 70 ел)
- Аполлодот (безнең эрага кадәр якынча 50).
- Гиппострат (безнең эрага кадәр якынча 30).
- Мауэс (Мога, Мавак, Май Сурена) (безнең эрага кадәр якынча 20 — безнең эраның 22).
- Аз II (Айя), улы (якынча 22 — 50, безнең эрага кадәр якынча 5 елдан атасы белән бергә хәкимлек иткән).
- Азилис (Айилиша) (якынча 30 — 40).
- Аз II (якынча 40 — 70).
- якынча 70 елда парфиялылар басып алган.[1]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Правители Мира. В. Эрлихман. 2009.