Согд патшалыгы (Согдиана, шулай ук Согд; грек телендә: Σογδιανή; фарсы телендә: سغد Согд; таҗик телендә: Суғд ; үзбәк телендә:So`g`d) — Үзәк Азиядә борынгы тарихи өлкә, көнчыгышта ике елга - Амудәрья һәм Сырдәрья - арасында Зарафшан үзәне үзәгендә урнашкан. Хәзерге вакытта Үзбәкстан (анда элек Согдиананың үзәге Сәмәрканд каласы булган) һәм Таҗикстан белән территориаль бүленгән.

Согдиана
Сурәт
Башкала Сәмәрканд
Харита сурәте
Подробная карта
Карта
 Согдиана Викиҗыентыкта

Согдия Әһәмәниләр дәүләте картасында

Тарихы үзгәртү

Безнең эрага кадәр VIII гасырда Согд дәүләтенең башкаласы — Маракандага (Сәмәркәнд) нигез салына. Соңрак Согд территориясендә башка калалар барлыкка килә, шул исәптән Акрополь.

Әһәмәниләр чоры үзгәртү

Безнең эрага кадәр 546-539 елларда Үзәк Азиядә кампания барышында Согд патшалыгын Әһәмәни Бөек хакиме Бөек Кир II яулый. Согд патшалыгы топонимы Сугуда (Әһәмәниләр империясе сатрапиясендә) өлкәсе исеме булып кулланыла. Ул Бехистун кыясында Бөек патша Дарий I тарафыннан язып калдырылган 19-чы язу. Хәзерге Таҗикстан (Памирдан тыш) һәм Үзбәкстан (Харәзмнән тыш) территорияларен биләгән. Согд патшалыгы төньякта урнашкан. VI—IV гасырлар дәвамында, Артаксеркс II идарә иткәнгә кадәр, Согд борынгы фарсы Әһәмәниләр бәйсез дәүләтенә караган. Парфия, Харәзм һәм Арейея белән бергә Согд аның 11-че сатрапиясенә кергән. Согд халкы салымның күбесен көмеш белән түләгән, асыл ташлар ташыган, фарсы патшаларын хәрби гаскәрләр белән тәэмин иткән.

Эллинистик чор үзгәртү

Безнең эрага кадәр 329-327 елларда Согд халкы Спитамен (безнең эрага кадәр 327 елда үтерелә) җитәкчелегендә Зөлкәрнәйн Падишаһка каршылык күрсәтә. Иң мөһим вакыйгаларның берсе булып Политамет (Зарафшан елгасы) янындагы кискен бәрелештәр була. Бу бәрелешләрдә җиде еллык хәрби кампания тарихында грек-македония гаскәрләре беренче тапкыр җиңелә. Шуңа карамастан,Согд гаскәрләре ихтилалы бастырыла. Зөлкәрнәйн Падишаһ Согд патшалыгы белән Бактрияны бер сатрапка берләштерә, аның башлыгы итеп Филипп III Аристей куела. Кайсыбер мәглүматлар буенча, Киропольне (Худжанд) Зөлкәрнаен Падишаһ (Александр) Александрия Эсхатуга (Александрия Крайняя) үзгәртә. Зөлкәрнәен Падишаһ вафат булганнан соң (безнең эрага кадәр 323 ел) ике ел үткәч, Трипарадистага килешү буенча Согд патшалыгы Бактрия белән бергә Ария сатрапына кала. Безнең эрага кадәр 305 елда бу биләмәләрне Селевкид патшалыгы яулап ала. Безнең эрага кадәр өченче гасырның яртысында бу сатрап Диодот тарафынан Грек-бактрий патшалыгына әйләндерелә. Бу патшалык безнең эрага кадәр икенче гасырга кадәр көн күрә, соңрак күчмә кабиләләр (скифлар һәм юэчжилар) аны Харәзмгә буйсындыра. Безнең эрага кадәр беренче гасырларда Согд патшалыгы Урта Азиядән алып Һиндстанга кадәр сузылган Кушан патшалыгына керә.

Урта гасырлар башы үзгәртү

IV—V гасырлар азагында Согд патшалыгыны эфталитлар буйсындыра, VI—VII гасырларда исә — төрки каганлыгы. Тоба Вэй идарә иткән чорда кытай хронистлары Согд патшалыгын сурәтләп калдырган (Сутэ 粟特). Согд патшалыгына хунналар басып кереп, кенәзне үтерүе турында сөйләнелә (кайчан һәм нинди хунналар икәне билгеле түгел). Дүртенче кенәз Хуни (忽倪) була. Согд сәүдәгәрләре Лянчжоуда сату иткән. Увэйны буйсындырганда Тоба Вэй гаскәрләре Согд сәүдәгәрләрен кулга ала. Согд кенәзе аларны сатып алырга ризалаша, вэйлар каршы килми, тик сәүдәгәрләрне азат иткәч, дипломатик мөнәсәбәтләр өзелә. Мөнәсәбәтләр властька 564 елда Бэй Чжоу килгәч кенә янә торгызыла. IV гасырдан VIII гасырка кадәр Согд территориясенда күпсанлы автоном кенәзлек булган (алар арасында иң дәрәжәлесе - Сәмәркәнд кенәзлеге). Согд Көнчыгышның икътисади һәм мәдәни тормышында зур роль уйнаган. Согд сәүдәгәрләре ефәк белән сату итүне үз кулынан ычкындырмаган. Согд сәүдә һәм игенчелек колонияләры Монголиядән Кытайга һәм Мервага кадәр төп кәрван юлларында сузылган булган. VII гасырдан алып VIII гасыр уртасына кадәр Сәмәркәнд Согдында Иххшид династияһы идара итә, Шишпир, Вархуман, Мастан-Навиан, Тархун, Гурек, Тургар аның билгеле хөкөмдарлары булган.

Гарәп яулап алуы үзгәртү

651 елда гәрәпләр Фарсыстанда Сәсәниләр хакимлеген төшерә, алга таба Мәвәрәеннәһргә (Mā warā 'l-nahr, «елга артында»), Амудәрья аръягындагы Согд җирләренә омтыла. Согд ийлылар озак каршы тора, ләкин VIII г. башында Согд гарәп Хәлифәлеге тарафыннан яулап алына.

Согд хәкимнәренең соңгыларыннан берсе, Пенжикент хөкемдары Деваштич басып алучыларга каршы баш күтәрә, ләкин җиңелә. Аны 722 елда, калган гаскәре белән Калаи-муг кальгасында яшеренгән көе чая каршылык күрсәткән чагында, Хөрәсән әмире Сәид әл-Харашиның яугирләре алдап чакырып чыгара[1]. Алга таба да регионда гарәп баскынчыларына каршы ихтилаллар булган (728—729 елларда), ә күп Согдиләр Кытайда ырудашы Ан-Лушань ихтилалында катнаша.

Зеравшан елгасы үзәне үзенең Сәмәркәнд Согд дигән борынгы исемен урта гасырларга кадәр саклый. Согд составына шулай ук Бохара оазисы һәм Кашкадәръя кергән.

Дини ышанулар үзгәртү

Согдиялеләр төрле дин юнәлешләре тарафдарлары булган. Матди шәһадәтләр күрсәткәнчә, мәсәлән, Сәмәркандта, Панҗакәндтә һәм Эр-Курганда ут алтарьлары алдында тәкъдим итүче тарафдарлар һәм үлгәннәр сөякләре булган оссуарийлар - Зәрдөштлек ритуалына туры килә. Турфанда, Согдия соңгы юлга тору урыннары традицион Кытай практикалары белән охшаш хасиятләренә ия булган, шулай да алар һаман асыл Зәрдөштлек ритуалларын калдырган, мәсәлән, сөякләрне оссуарийларда чистартучыларга чистартырга кую .[2] Алар шулай ук иң олы Илаһ Ахурамазданы кертеп Зәрдөштлек Илаһларына хайваннар чала торган булганнар.[2]

Кытайда табылган Согдиана дини текстлары һәм Төньяк династияләр, Суи һәм Танг белән даталаналар, күбесенчә Буддачылыкка карый (Кытай чыганакларыннан тәрҗемә ителгән), Манихей һәм Несториан христиан һәм бары тик азчылыгы гына Зәрдөштлек текстлары.[3] [3] Шулай да, согдиялеләрдә сәүдә юллары буйлап күзәтелгән дини плюрализм булган. Согдиана текстларының күпчелек өлеше Буддачылыкка карый. Шулай да, Буддачылыкның тамырлары Согдиананың үзендә булмаган.[4] Шуңа өстәп, Турпанга төньякка Болайык монастырендә Согд Христиан текстлары булган һәм Согдианада Кочо янында күпсанлы Манихей текстлары бар. 4-енче гасырдан алга таба, Согдия Буддачылык пилигримнары Һинд елгасы һәм Хунза үзәненең текә таш кыялары буенда сәяхәтләренең шәһадәтен калдырган. Биредә алар Будда аларга яклавын бирүен өмет итеп Будда сурәтләрен һәм тулы исемнәренә өстәвенә изге ступалар кискән.[5]

Согдиялеләр арасында шулай ук Мани пәйгамбәрнең ышануы манихейлык практикаланган булган, алар аны уйгырлар арасында дәгъва иткән.[6] [6] [7]

 
Согдия өйрәнчек тугърылары белән Шива (трисула белән). Пенҗикент, б.э. 7-нче–8-енче гасырлары. Эрмитаж музее.

Пураник культларга өстәп Согдианада биш Һинд дине Илаһы табынылган булуы мәгълүм.[8] Болар Брахма, Индра, Маһадэва (Шива), Нараяна, һәм Ваишравана булган; Брахма, Индра һәм Шива Ходайлары тәңәл килгән рәвештә Зраван, Адбад һәм Вешпаркар исемнәре буенча мәгълүм булган.[8] Шактизмда Ана-Алиһә Дурга Согд сәнгатендә арсланда атланган дүрт куллы Алиһә буларак чагылдырылган булырга мөмкин булган.[8] Браҗа Биһари Кумар буенча Панҗакенттан 8-енче гасыр фрескасыннан күренгәнчә, портатив ут алтарьлары Маһадэва-Вешпаркар, Браһма-Зраван һәм Индра-Абдаб белән "ассоциацияләнергә" мөмкин.[8] Шулай ук христианлык та таралган булган.

Галерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Согдийские тексты с горы Муг. Чтение, перевод, комментарий. Выпуск II. Юридические документы и письма. Чтение, перевод и комментарии В. А. Лившица. М., 1962.
  2. 2,0 2,1 Hansen, Valerie (2012), The Silk Road: A New History, Oxford University Press, p. 98, ISBN 978-0-19-993921-3.
  3. 3,0 3,1 Grenet, Frantz (2007). «Religious Diversity among Sogdian Merchants in Sixth-Century China: Zoroastrianism, Buddhism, Manichaeism, and Hinduism». Comparative Studies of South Asia, Africa and the Middle East 27 (2): 463–478. DOI:10.1215/1089201x-2007-017.
  4. A. M. Belenitskii and B. I. Marshak (1981), "Part One: the Paintings of Sogdiana" in Guitty Azarpay, Sogdian Painting: the Pictorial Epic in Oriental Art, Berkeley, Los Angeles, London: University of California Press, p. 35, ISBN 0-520-03765-0.
  5. Liu, Xinru (2010), The Silk Road in World History, Oxford and New York: Oxford University Press, p 67–8.
  6. 6,0 6,1 Liu, Xinru, "The Silk Road: Overland Trade and Cultural Interactions in Eurasia", in Agricultural and Pastoral Societies in Ancient and Classical History, ed. Michael Adas, American Historical Association, Philadelphia: Temple University Press, 2001, p. 169.
  7. Dresden, Mark J. (2003), "Sogdian Language and Literature", in Ehsan Yarshater, The Cambridge History of Iran, Vol III: The Seleucid, Parthian, and Sasanian Periods, Cambridge: Cambridge University Press, p. 1224, ISBN 0-521-24699-7.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Braja Bihārī Kumar (2007). "India and Central Asia: Links and Interactions," in J.N. Roy and B.B. Kumar (eds), India and Central Asia: Classical to Contemporary Periods, 3–33. New Delhi: Published for Astha Bharati Concept Publishing Company. ISBN 81-8069-457-7, p. 8.

Сылтамалар үзгәртү