Үрмәкүчләр (лат. Araneae, Aranei, бор. грек. ἀράχνη)) — буынтыгаяклылар тибына, үрмәкүчсыманнар классына керүче хайваннар отряды. Үрмәкүчсыманнар классында төрләр саны буенча беренче (элек беренче булып талпаннар саналган, чөнки барлык талпаннарны бер отрядка берләштергәннәр). Бөтен җирдә таралганнар.

Үрмәкүчләр
Халыкара фәнни исем Araneae Клерк, Карл Александр, 1757[1]
Таксономик ранг тәртип[1]
Югарырак таксон үрмәкүчсыманнар[d][1]
Коллаж
Шушы чыганакларда тасвирлана Отто фәнни энциклопедиясе[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], В. Дальнең аңлатмалы сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Гуцзинь тушу цзичэн[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]
Башлану вакыты 319000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә аранеология[d]
Нәрсәнең чыганагы пәрәвез ефәге[d]

 Үрмәкүчләр Викиҗыентыкта

Үрмәкүчләр, нигездә, бөҗәкләр яки башка кечкенә хайваннар белән тукланучы ерткычлар .[2] Билгеле бер генә искәрмә бар — сикереп торучы үрмәкүч Bagheera kiplingi, ул сәрви агачларының яшел өлешләре белән туклана. Отрядка 50 мең хәзер яшәүче төр һәм якынча 1 мең казылма төр керә. [3]Элекке СССР территориясендә 2888 төр билгеле. Үрмәкүчләрне өйрәнүче фән арахнология дип атала. Үрмәкүчләрдән киң таралган курку — арахнофобия. [4] [5]

3 асотрядны берләштерә: буынтыккорсаклы үрмәкүчләр (Mesothelae, Liрhistiomorphae) — иң гадиләр, корсагы төгәл буынтыклы, карбон чоры утырмаларыннан билгеле; кошашар үрмәкүчләр (Mygalomorphae) — дөньяда иң эреләрдән санала, озынлыгы 10 см га кадәр; ике үпкәле үрмәкүчләр (Araneomorphae) — вертикаль хелицерлы (казналыклы).

Татарстан территориясендә өченче асотряд вәкилләре очрый; тасвирланган 160 семьялыкның 31 е Урта Идел буе территориясендә очрый.[6]

Тасвирлау

үзгәртү
 
Эчке төзелеш

Үрмәкүчләрнең гәүдәсе 0,37-110 мм озынлыкта, ике өлештән — сабакчык белән тоташкан башкүкрәк һәм корсактан тора. Очлыкларның беренче пары — хелицералар, икенче пары — педипальпалар (үзгәргән очлыклар). Хелицерлар үрмәкүчләргә табышын тишкәләү, аңа агу һәм ашкайнату согы (эчәклектән тыш ашкайнату) сибү өчен хезмәт итә. Йөрү аяклары (4 пар) 7 сегменттан тора һәм 2 (гизүче үрмәкүчләрдә) яки 3 (аучы үрмәкүчләрдә) тырнакчык белән тәмамлана. [7]Шома өслекләрдә хәрәкәтләнү өчен кайбер үрмәкүчләрнең махсус щеткасы (скопула) бар. Күзләре, гадәттә, 8 яки 6 (Dysderidae, Segesteriidae). Чапкын үрмәкүчләрдән кала, башкаларының күрү сәләте начар. Үпкә белән беррәттән күпчелек үрмәкүчләрдә трахеялар бар. Корсагының арткы өлешендә, гадәттә, 3 пар пәрәвез сөяле урнашкан, пәрәвез бизләренең юлы шуларга ачыла, алар ау ятьмәләре һәм аулак оялар ясау өчен, корбанын чорнап алу, кузы үрү, җил ярдәмендә урнашу өчен пәрәвез бүлеп чыгаралар.[8] [9]

Аерым җенеслеләр; кагыйдә буларак, ата затлар аналарыннан кечерәк. Кайбер төрләренең ана заты, парлашудан соң, ата затны ашый, нәсел дәвамына карата еш кына кайгыртучанлык күрсәтә: күкәй кузыларын саклый яки үзе белән корсагында йөртә.

Татарстанда яшәүче үрмәкүчләрдән аеруча гадиләре (кара рәсем): әвернәле үрмәкүч — яшәү тирәлеген сайлауда нәзберек булмавы белән аерыла; Araneus angulatus һәм Araneus marmoreus — типик урман һәм бакча тереклек ияләре; ачык төстәге янйөрешле Misumena vatia — чәчәкләргә урнашып аулый, аучы үрмәкүч Tetragnatha extensa — типик гигрофил; Pholcus phalangoides — торак һәм каралтыларда очрый.

Матурлыгы өчен Европада «камка-үрмәкүч» исеме алган бик сирәк очраучы эрезус үрмәкүчләре (Eresus sp.), шулай ук төсе белән җәлеп итүче зур шөпшә-үрмәкүч Ardiope brunnichii күренгәли.[10]

ТРның Кызыл китабына кертелгән: төче сулыкларда яшәүгә җайлашкан көмеш үрмәкүч; сазлык ярлары буенда шактый киң таралган доломед; Татарстан фаунасында иң зур, республикадагы бердәнбер каты авырттырып тешләүче (агуы кеше өчен куркыныч түгел) үрмәкүч — бөе.

Барлык үрмәкүчләрдә — ерткычлар, бөҗәкләрне күпләп юк итүче һәм кайбер зарарлы төрләрнең саны артуны чикләүче мөһим энтомофагларга керәләр.[11]

 
Үрмәкүч анатомиясе:
(1) дүрт пар аяк
(2) башкүкрәк (3) корсак

Ефәк ясау

үзгәртү
 
Пәрәвез

Пәрәвезнең 50 % тан артык өлеше фиброин аксымыннан тора. Бу аксымның молекуляр авырлыгы — 200—300 кДа. Пәрәвез төрле мксатларда эшләнә: йомырка төрү, ау ятьмәләре сау, куркыныч янаганда качу һ.б. Алты төр биз билгеле:

  • glandula aggregata — ябышкак ефәк ясый;
  • glandula ampulleceae — күчеп йөреш өчен юллар хезмәтен үтәүче җепләр төзи;
  • glandula pyriformes — беркетмә җепләр өчен ефәк ясый;
  • glandula aciniformes —корбанны урау өчен җепләр ясый;
  • glandula tubiliformes — йомыркалы капчык өчен җепләр ясый;
  • glandula coronatae — ябышкак җепләрнең күчәрләре өчен ефәк ясый.

Аерым бер төр үрмәкүчтә бөтен бизләр берьюлы очрамый[12] .

Пәрәвез — сузылучан материал[12] ул 2-4 тапкыр сузылганда гына өзелә. Үрмәкүчләр еш кына яңгыр, җил яки бөҗәкләр тарафыннан зыян күргән җепләрне ашап, ефәкне кабат кулланалар. Ул махсус ферментлар ярдәмендә эшкәртелә һәм үзләштерелә .

Әдәбият

үзгәртү
  • Ланге А. Б. Отряд Пауки (Aranei) // Жизнь животных. В 7 т. / гл. ред. В. Е. Соколов. — 2‑е изд., перераб. — М. : Просвещение, 1984. — Т. 3 : Членистоногие: трилобиты, хелицеровые, трахейнодышащие. Онихофоры / под ред. М. С. Гилярова, Ф. Н. Правдина. — С. 44—70. — 463 с. : ил.
  • Старобогатов Ю. И. Система и филогения Arachnida (анализ морфологии палеозойских групп) // Палеонтологический журнал. — 1990. — Т. 24. — С. 4—17.
  •  Platnick N. I. Spinneret morphology and the phylogeny of ground spiders (Araneae, Gnaphosoidea) (англ.) // Amer. Mus. Novit.. — 1990. — Vol. 2978. — P. 1—42.
  •  Platnick N. I. 1999. Dimensions of biodiversity: targeting megadiverse groups. In: Cracraft, J. and F. T. Grifo (eds.), The Living Planet in Crisis: Biodiversity Science and Policy. Columbia Univ. Press, New York, pp. 33-52.
  • Platnick N. I. A relimitation and revision of the Australasian ground spider family Lamponidae (Araneae: Gnaphosoidea) (англ.) // Bull. Amer. Mus. Nat. Hist.. — 2000. — Vol. 245. — P. 1—330. (интернет-версия)
  • Platnick N. I. 2000—2011. The world spider catalog, version 11.5. American Museum of Natural History. [1].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2011.
  2. Selden, P. A., Anderson, H. M., Anderson, J. M. (2009). A review of the fossil record of spiders (Araneae) with special reference to Africa, and description of a new specimen from the Triassic Molteno Formation of South Africa. African Invertebrates 50 (1): 105—116. Аннотация 2011 елның 10 август көнендә архивланган., текст 2011 елның 11 май көнендә архивланган.(ингл.) (Тикшерелгән 27 ноябрь 2010)
  3. Currently valid spider genera and species. Natural History Museum Bern.
  4. Dunlop, J. A., Penney, D., Jekel, D. (2010). A summary list of fossil spiders and their relatives. In Platnick N. I. (ed.) The world spider catalog, version 11.5 American Museum of Natural History. Текст 2011 елның 14 май көнендә архивланган.(ингл.) (Тикшерелгән 27 ноябрь 2010)
  5. Каталог пауков России и стран бывшего СССР 2009 елның 15 февраль көнендә архивланган. на сайте Зоологического института.
  6. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/rmkchlr Онлайн — энциклопедия Tatarica
  7. Hecht J. (2006-06-22). Oldest spider web found in amber. New Scientist.(Тикшерелгән 27 ноябрь 2010)
  8. Ruppert, E.E.; Fox, R.S.; Barnes, R.D. (2004). Invertebrate Zoology (7th ed.). Brooks / Cole. pp. 527—584. ISBN 978-0-03-025982-1. https://archive.org/details/isbn_9780030259821. 
  9. Meehan, C. J., Olson, E. J., Reudink, M. W., Kyser, T. K., Curry, R. L. (2009). Herbivory in a spider through exploitation of an ant-plant mutualism. Current Biology 19 (19): r892-893. Текст 2011 елның 8 июль көнендә архивланган..(ингл.) (Тикшерелгән 27 ноябрь 2010)
  10. Penney, D., Selden, P.A. (2007). Spinning with the dinosaurs: the fossil record of spiders. Geology Today 23 (6): 231—237. DOI:10.1111/j.1365-2451.2007.00641.x(ингл.) (Тикшерелгән 27 ноябрь 2010)
  11. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/rmkchlr Онлайн — энциклопедия Tatarica
  12. 12,0 12,1 Шёлк паука. Мир пауков: информация. әлеге чыганактан 2011-08-27 архивланды.