Арахнология (лат. arachne үрмәкүч + logos тәгълимат) — зоологиянең үрмәкүчсыманнарны өйрәнә торган бүлеге.

Арахнология
Сурәт
Өйрәнелгән тармак үрмәкүчсыманнар[d]
 Арахнология Викиҗыентыкта

Мөстәкыйль фән булып XIX гасыр уртасында энтомологиядән аерылып чыккан. Гадәттә, арахнологияне теоретикка һәм гамәлигә аералар. Зоология фәне буларак, арахнология үрмәкүчсыманнарның экология, систематика, эволюция, зоогеографиясен һ.б. биологик мәсьәләләрен өйрәнә. Гамәли дисциплина буларак, арахнология кеше һәм хайваннар паразитологиясендә зур бүлекне алып тора һәм микробиология, вирусология, протозоология, гельминтология кебек дисциплиналар белән тыгыз бәйләнгән. Үрмәкүчсыманнарның файдасына яки зыянына карап, арахнология түбәндәге белгечлекләргә аерыла: а.х. арахнологиясе үсемлекләр һәм төрле а.х. продуктлары корткычларын тикшерә; медицина арахнологиясе үрмәкүчсыманнарны кешедә йогышлы авырулар кузгатучылар һәм таратучылар буларак өйрәнә; ветеринария арахнологиясе төп игътибарны хайваннарда була торган авыруларны кузгатучыларга һәм таратучыларга юнәлтә. Арахнологияне болай чикләү ясалма булып тора, чөнки күпләгән үрмәкүчсыманнарның әһәмияте әле ахырынача билгеле түгел. Агулы үрмәкүчләр һәм чаяннарны ныклап өйрәнү XIX гасыр ахыры — XX гасыр башына туры килә; талпаннар, а.х. культураларын зарарлаучы, кеше һәм а.х. хайваннары авыруларын китереп чыгаручы һәм таратучы буларак, XX гасырда аеруча нык өйрәнелде.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.