Буынтыкаяклылар

хайваннар тибы

Буынтыкаяклылар (лат. Arthropoda), умырткасызлар тибы. 5 классы, Җир шарында таралган 2 млн артык төре билгеле. Ярым типлары: трилобитсыманнар (юкка чыккан трилобит классы белән бергә); хелицерлар (меростомлар һәм үрмәкүчсыманнар класслары белән бергә); саңак аша тын алучылар (кысласыманнар классы белән бергә); трахея аша тын алучылар, яки парлы мыеклылар (кыргаяклар һәм бөҗәкләр класслары белән бергә).

Буынтыкаяклылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Arthropoda Иоганн Людвиг Кристиан Карл Гравенгорст, 1843[1][2][3]
Таксономик ранг тип[1][2]
Югарырак таксон линяющие[d][2]
Таксонның халык атамасы 节肢动物门, Gliderfießler, Gliaderfiassler, Членестоноги, সন্ধিপদ, Artròpodes, členovci, Leddyr, Gliederfüßer, Αρθρόποδα, Arthropod, Artrópodos, Lülijalgsed, Niveljalkaiset, Arthropodes, Laspuateten, Artrapód, Artrópodos, פרוקי רגליים, Člankonošci, Ízeltlábúak, Հոդվածոտանիներ, Artropodi, 節足動物門[4], 절지동물문(節肢動物門), Nariuotakojai, Членконоги, Geleedpotigen[5], Artropòdes, stawonogi, Artrópode, Artropode, Членистоногие, Artropodu, Článkonožce, Členonožci, Зглавкари, Leddjur, [[:w:ta:கணுக்காலி, Eklem bacaklılar, Членистоногі, Động vật chân đốt, 節肢動物門, مفصليات الأرجل һәм leddyr
Башлану вакыты 540000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә артрападалугия[d]
Коллаж
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d] һәм исемлекне карагыз[d]
 Буынтыкаяклылар Викиҗыентыкта

Төзелешләре үзгәртү

Гәүдәсе баш, күкрәк һәм корсактан тора; ике яклы симметрияле, саклагыч панцирен барлыкка китерүче хитин кутикула (аңа эчке мускуллар ябешә) белән капланган. Тән куышлыгы катнаш типлы (миксоцель). Гетероном сегментацияле. Эволюция процессында куыш, буынтыклы аягы авыз аппаратына, йөрү аягына, йөзү әгъзасына һ.б. әверелгән яки редукциягә бирелгән. Эчәклеге хитин белән капланган эктодермаль алгы һәм арткы эчәкләрдән һәм энтодермаль урта эчәктән [аның белән кайсы бер буынтыкаяклылар аш сеңдерү (бавыр-ашказан асты) бизләре, яки бавыр көпшәләре тоташкан] тора. Саңаклар (кысласыманнар), үпкәләр һәм (яки) трахеяләр (үрмәкүчсыманнар һәм бөҗәкләр) аша тын ала. Нерв системасы 3 пар тоташкан йоткылык өсте ганглиеннан (баш мие) һәм корсак нервы чылбырыннан тора. Күп буынтыкаяклыларның катлаулы фасеткалы күзе, механик һәм хеморецепторлары, ишетү әгъзалары һ.б. бар. Кан тамырлары системасы йомык түгел (аорта һәм артериялар сакланган), йөрәге метамер, артериаль. Бүлеп чыгару әгъзалары — метанефридия, яки мальпиги тамыры (җир өсте формаларының). Аягы буынтыклы, күчеп йөрү, тын алу, эләктерү һ.б. функцияләр башкара.

Күпчелек буынтыкаяклылар аерым җенесле. Җенси юл белән үрчи, кайсы вакыт партеногенез хас. Үсеше тулы булмаган (курчак стадиясе юк) яки тулы метаморфозлы. Буынтыкаяклылар көбәсен салган вакытта үсә. Фитофаг, сапрофаг, ш. ис. детритофаг, некрофаг, ерткыч, паразит һ.б.

Табигатьтә урыны үзгәртү

Буынтыкаяклылар — экосистемалардагы туклану чылбыры компоненты, күп төрләрен (креветкалар, лангустлар, елга кыслалары, омарлар һ.б.) кеше азык итеп куллана. Үсемлекләрне серкәләндерә, яшәү эшчәнлеген кыйммәтле продуктларын (бал корты балавызы, бал, ефәк һ.б.) эшли, үрчетү объектлары (бал корты, тут ефәк күбәләге), кеше һәм хайван паразитлары (борча, бет, корчаңгы бетчәсе), инфекцион авыруларны таратучылар (малярия черкие, энцефалит талпаннары һ.б.), авыл хуҗалыгы һәм урман культуралары корткычлары булып тора.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү