Үрдәк кошлар
Үрдәк кошлар (лат. Anatidae) — казсыманнар отрядыннан кошлар семьялыгы. 29–150 см зурлыктагы су кошлары. Ике казналык кырыенда тар гына аркылы мөгез пластинкалар урнашкан. Үрдәк кошлар судан азык эзлегендә мөгез пластинкалар аша сөзеп чыгарып, төрле азык табалар. Иркәк кошлар теше кошлардан аерылып тора. Күбесе яхшы чума. 150 ләп төре билгеле. Болар: үрдәкләр, казлар, казаркалар, аккошлар һ.б. Киң таралганнар; элекке Советлар Берлегендә 58 төре яши. Балалары күкәйдә җитлеге. Күбесе — аучылык объекты булып исәпләнә. Кыр үрдәге һәм соры каз төрләре борынгы вакытта йортлаштырылган.
Үрдәк кошлар | |
Халыкара фәнни исем | Anatidae Лич, Уильям Элфорд, 1819[1] |
---|---|
Таксономик ранг | гаилә[2][3][4][…] |
Югарырак таксон | Anatoidea[d][2] |
Таксонның халык атамасы | andefamilien |
Таксон ареалы | Бразилия |
Үрдәк кошлар Викиҗыентыкта |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Synopsis of the Contents of the British Museum — 15 — 1819.
- ↑ 2,0 2,1 Integrated Taxonomic Information System — 2006.
- ↑ IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2