Соры каз (лат. Anser anser) — үрдәк кошлары семьялыгыннан казлар ыругының суда йөзүче кошы. Кыр казларыннан иң билгеле төр.

Соры каз
Anser anser

Озынлыгы 70–90 см кадәр, авырлыгы якынча 2,1–4,5 кг, канатлар колачы 147–180 см. Каурыйлары сорылы-көрәнле, муенда һәм түштә дулкынлы рәсем бар. Томшыгы алсу яки кызгылт сары. Иркәк тешедән шактый зуррак.