Җиһангәрәй Әмиров

Җиһангәрәй Гыйльман улы Әмиров — башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе.

Җиһангәрәй Әмиров
Туган XIX гасыр
Пермь губернасы
Һөнәре сәясәтче

Биографиясе үзгәртү

А. Ш. Ярмуллин буенча, Әмиров Җиһангәрәй   Гыйльман улы чыгышы белән Пермь губернасыннан булырга тиеш[1].

1917 елның 20-27 июлендә Ырынбурда уздырылган I Бөтенбашкорт корылтаенда катнаша. Башкорт үзәк шурасының башкарма комитеты әгъзаларының ярдәмчесе итеп сайлана[2]. Соңрак икътисад бүлегенең мөдире булып эшли. 1917 елның 15 ноябрендә Башкортстан автономиясен игълан иткән Башкорт үзәк шурасының 2 нче Фәрманын әзерләүдә катнаша.

1917 елның 8-20 декабрендә Ырынбурда узгарылган III Бөтенбашкорт оештыру корылтаенда катнаша. Корылтай барышында Башкортстан автономиясенең Кече Корылтаена (предпарламентҡа) әгъза итеп сайлана[1].

1918 елның гыйнварында Пермь губернасы башкортларыннан вәкил буларак Уфада төрки-татарларның Милли мәҗлес съездында катнаша, башкорт делегациясе составында Әмиров Башкортстан автономиясе мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясый[1].

1918 елның җәендә Башкорт хөкүмәтенең Финанс бүлеге мөдире урынбасары вазифасын башкара. Соңыннан Башкорт хөкүмәтенең махсус йомышлар үтәүче чиновнигы булып хезмәт итә. Шул елның октябрендә хөкүмәт тарафыннан Орск шәһәренә Орск өязе земствосын бетерү буенча комиссиядә катнашу өчен җибәрелә.

Башкорт АССР ы Мәгариф халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы була. Башкортстан Үзәк башкарма комитетының 1922 елның 16 февралендәге карарына ярашлы Мәгариф халык комиссариатының фәнни бүлеге янында Башкортстан көнкүрешен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча җәмгыять оештырыла, аның әгъзасы итеп Әмиров сайлана[2].

1927 елда Башкорт АССРның Мәскәүдәге сәүдә вәкиллегендә эшли. Шул ук елның маенда Башкорт АССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Ә. Мөхәмәтколовның тәкъдиме буенча, республиканың Госпланына эшкә күчерелә[1].

Аннан соңгы язмышы билгесез.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • А. А. Валидов — организатор автономии Башкортостана. У истоков федерализма в России (1917—1920). Документы и материалы. Ч. 1 / Сост. Н. М. Хисматуллина, Р. Н. Бикметова, А. М. Галеева, Ю. Р. Сайранов. — Уфа: Китап, 2005. — С. 61, 69, 87, 95, 181, 236. — 392 с. — ISBN 5-295-03702-9.
    • История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа: Гилем, 2010. — 468 с. — ISBN 978-5-7501-1199-2.
    • Национально-государственное устройство Башкортостана (1917–1925). Т. 1. — Уфа, 2002. — С. 189, 216.
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Ярмуллин А. Ш. .
  2. 2,0 2,1 ИБН, 2010