Җиде кыз (җыр)

халык җыры

«Җиде кыз» — башкорт халык җыры, кыска көй.

Җиде кыз
Сәнгать формасы җыр
Жанр халык җыры[d]
Башкаручы Башкорт дәүләт филармониясе һәм Башкортостан (радио)[d]
Чыгыш иле  Белорет районы

Тарихы үзгәртү

Җырның тексы

Илгә сығып киткәнемдә,
Бергә ҡалды ете ҡыҙ,
Мин ҡайтҡанды көтөргә тип,
Һүҙен бирҙе ете ҡыҙ.

Ай ете ҡыҙ, ете ҡыҙ,
Ҡайтып килһәм, бере юҡ:
Намыҫ һаҡлап, күлгә батҡан.
Ғәйеп итер ере юҡ.

Томбойоҡло тәрән күл дә,
Эсмәлегем булған күл,
Ете ҡыҙҙы тартып алып,
Бәхетемде юйған күл.

Ҡара урмандың ҡара ташы
Күп йәшәгән төйәгем.
Ете ҡыҙҙың үсен алмай
Гүргә инмәҫ һөйәгем.

Беренче тапкыр 1939 елда Белорет районында Л. Н. Лебединский тарафыннан К. Әхмәтҗановтан язып алына, «Башкорт халык җырлары» җыентыгында бастырыла. Көй һәм риваять вариантларын М. М. Вәлиев, Заһир Исмәгыйлев, Хөсәен Әхмәтов, Г.З. Сөләйманов, Ф. Х. Камаев, А. С. Ключарев язып ала.

Бер егет берсеннән-берсе сылурак бертуган җиде кызны яратып йөри. Кайткач, кемегез мине каршы чыгып ала, кемегез мине аның саен сөя, шуңа өйләнермен, дип, егет мәһәр өчен акча эшләргә чыгып китә. Әммә кызларның берсе дә аны каршыламый. Ник? Бу урында легенданың вариантлары тармаклана. Бер вариант буенча, кызларның атасы аларны карт байларга кияүгә бирергә уйлый, кызлар, карт кешеләргә кияүгә барырга авырсынып, бөтенесе дә бергә сүз беркетеп, күлгә батып үләләр.

Кызлар су керергә барганда, бай егетләр быларны күреп калып, кыз эзеннән күл буенча барганнар да, яр артына кызларның чыкканын көтеп утырганнар. Ә кызлар, намус саклап, күлдән чыкмаган һәм шунда батып үлгәннәр, дигән риваять тә бар.

Халык арасында йөргән тагын да бер кыйсса вариантында җиде кызның баскынчыларга каршы җан аямый сугышып, дошман кулына эләкмичә, һәлак булулары бәян ителә. Шуңа охшаш тагын бер вариант: җиребезгә чит халык баскынчылар килеп, кызларны коллыкка куып чигенергә теләгәч, бертуган җиде кыз урман-тау арасына кача һәм артларыннан төшкән атлыларның кулына эләкмәс өчен җитәкләшеп, юлда тап булган елгага кереп югала. Бу тетрәндергеч хәлне халык «Җиде кыз» җырына сала.

Шигъри сүзләр бу кызларга гашыйк егет монологы формасында корылган.

Тасвиры үзгәртү

Моңлы-драматик характердагы җыр. Җыр көенә йомшак, түбәнәя баручы интонация, тыйнак темп һәм яшерен драматизм хас.

Башкаручылар үзгәртү

«Җиде кыз» җырын Башкорт дәүләт филармониясе һәм Башҡортостан радиосының берлектәге хоры башкара (Хөсәен Әхмәтов эшкәртүендә).

Куллану үзгәртү

«Җиде кыз» җырын тавыш һәм фортепиано өчен — Х. Ш. Заимов, инструменталь ансамбль өчен — К. Ш. Кәримов, оркестр өчен К. Й. Рәхимов эшкәртә. «Җиде кыз» көе «Сыңрау торна» балетында һәм М. Вәлиевның «Бию сюита»сында файдаланыла.

Әдәбият үзгәртү

  • Ете ҡыҙ (йыр) // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Башкорт халык иҗаты: Җырлар. 1-нче китап. — Уфа, 1974;