Кызыл дөнья (гәҗит)

(Яңа көч (гәҗит, Самар) битеннән юнәлтелде)

«Кызыл дөнья» (1920 елның 11 июленә кадәр «Яңа көч») — РКП (б) Самар губерна комитеты каршындагы татар-башкорт бюросы һәм Идел аръягы хәрби округы органы.

«Кызыл дөнья»
Формат

фирка басмасы


Гамәлгә куючы

Русия коммунистлар фиркасе

Нәшер итүче

Идел аръягы хәрби округы сәяси идарәсе

Нигезләнгән

1918

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1920

Төп офис

Самар

РКП (б) Самар губерна комитеты каршындагы татар-башкорт бюросы һәм Идел аръягы хәрби округы сәяси идарәсе тарафыннан Самарда 1918 елның 18 октябреннән 1920 елның 11 июленә кадәр 1 ел да 8 ай «Яңа көч» исеме белән татар телендә нәшер ителгән. 1920 елның 11 июленнән 14 декабренә кадәр 5 ай «Кызыл дөнья» исеме астында чыгарылган. Барлыгы 98 саны чыккан. Гәҗиттә нигезләнү көненнән башлап, татар шагыйре, укытучы Хәйдәр Сәлимов эшли, басмада «Үзе» имзасы белән үткен сәяси темаларга язылган күп санлы сатирик шигырьләрен һәм фельетоннарын бастыра.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, с.314.
  • Татар поэзиясе антологиясе. Казан: Таткнигоиздат, 1956 ел, 423-425нче бит.
  • Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 213нче бит.

Искәрмәләр

үзгәртү