Яңа башкортлар (рус. новобашкиры) — XIX гасырда Башкортстан территориясендә төрле этник төркемнәрдән (татарлардан, мишәрләрдән, башкортлардан, чирмешләрдән, типтәрләрдән) торган катлам. XIX гасырның 30-60-нчы елларында асаба башкортларның җирләрендә урнашкан һәм аларга белән бер үк хокукка ия булган җирсез халыкны (бобильләрне, типтәрләрне, чирмешләрне һәм башкаларны) яңа башкортлар дип атаганнар (1865-нче елда катлауларны юкка чыгарганчыгача).[1]

1798-1823 елларда башкорт җирләрен Генераль ызанлау һәм аннан соңгы Хөкүмәт акцияләре «яңа башкортлар»ның барлыгын рәсми рәвештә законлаштыра. XIX гасырның беренче яртысындагы документларда «мишәрләрдән башкортлар», «тептәрләрдән башкортлар» һ.б. атамалар барлыкка килә, ә инде XIX гасырның икенче яртысында әлеге терминнар «яңа башкортлар» термины белән кысрыклана. «Яңа башкорт»лар составына татарлар, мишәрләр, башкортлар, чирмешләр, типтәрләр генә түгел, ә кыргызлар, төркмән, ногайлар һәм башка төрки телле халыкларның да зур булмаган төркемнәре дә кергән. Тел, мәдәният, хуҗалык итү якынлыгы, уртак яшәү шартларында тыгыз хезмәттәшлек аларны яңа башкортларга күчү процессын тизләткән»

1859 елгаПермь, Вятка һәм Оренбург губерналарында 89 330 яңа башкорт яшәгән.[2]

Башкортстанның көнбатыш өлешендә, яңа башкортлар мәдәният һәм тормыш, шулай ук җирле типтәр һәм башкортлар кебек үк, татарлардан аерылып тормаган [3] һәм аларның сөйләшләре дә татар әдәби теленә якын тора.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башкиры // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  2. Янгузин, Р. 3., Хисамитдинова, Ф. Г. Коренные народы России. Башкиры /Р. 3. Янгузин, Ф. Г. Хисамитдинова. — Уфа : Китап, 2018. — 352 с. ISBN 978-5-295-07034-1
  3. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М.Р. Булатова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  4. Әфләтунов Ә.Ш. БАССРның көнбатыш, көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче татарлар сөйләшенең тел үзенчәлекләре. Казань, 1960.

Әдәбият үзгәртү

  • Янгузин, Р. 3., Хисамитдинова, Ф. Г. Коренные народы России. Башкиры /Р. 3. Янгузин, Ф. Г. Хисамитдинова. — Уфа : Китап, 2018. — 352 с. ISBN 978-5-295-07034-1
  • Белавин А., Иванов В. Население Западного Приуралья в X–XIV вв. // История татар Западного Приуралья. Т. I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АНРТ, 2016. С. 118–127.
  • К истории Башкирскаго землевладения в Пермском уезде и грамоты башкир // Труды Пермской ученой архивной комиссии. Вып. 3. Пермь: Типо-литография Губернского Правления, 1897. С. 77–88.