Бобыльләр

Бобыль —XV — XVIII гасыр башларында Рус дәүләтендә җир кишәрлеге булмаган ялгыз крестьяннар төркеме.

Бобыльләр
Сурәт
Дәүләт Flag of Russia.svg Рус дәүләте

Бобыльлар — килмешәк халык яки берәр сәбәп белән җирсез калган халык, төрле өязләрдән чыккан рус булмаган халык (татарлар, чуаш, мари, удмуртлар) төркеме дә.

Типтәрләр һәм бобыльләр үзара алар белән башкортлар арасында җир биләмәләре яки җирдән файдалану мөмкинлекләрендә урнашкан мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә аерылалар. Бобыльләр бу җирләрдә «сорамыйча», җир биләмәләре (сөрүлекләр һәм болыннар), шулай ук төзелеш һәм утын урманнары алганнар, әмма җир – сулардан, ау, балык тоту һәм кыргый хайваннар аулаудан файдаланган өчен башкортларга ясак түләгәннәр. Бобыльләр арасында ниндидер сәбәпләр аркасында үз ыруларыннан аерылган башкортлар да була.

Урал буенда бобыльләр үзәк губерна бобыльларыннан, ягъни «хәерчелек һәм ачлык» күреп, «тормыш» алып бара алмаган һәм үз йортлары булмаган гади крестьяннардан аерылып торганнар. Ясаклы бобыль, яңа җирдә тулысынча урнашкач үз мөлкәтен арртыра алган, оклад ясагына күчә һәм вотчинник була алган.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Васильев С.М. Прирущенники на башкирских землях в первой половине 18 в. (тептяро-бобыльское население Башкириии): дис. канд. ист. наук. М., 1950.
  • Рахматуллин У.Х. Заселение Башкирии (30–90-е годы XVIII в.): дис.канд. истор. наук. М., 1975.
  • Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. 191 с.