Яңа Ярмәк

Камышлы районы татар авылы

Яңа Ярмәк (рус. Новое Ермаково) — Россиянең Самара өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Ярмәк авыл җирлеге составына керә.

Яңа Ярмәк
Карта
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Камышлы районы
Координатлар 54°3'31.6"тн, 51°54'34.4"кнч
Авыл советы рәисе Расих Габидуллин
Нигезләнгән 1782
Беренче телгә алу 1782
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 446981
Русча атамасы Новое Ермаково

Географиясе үзгәртү

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[1], урман-дала зонасында[2], Сок елгасының сул ярында, район үзәге Камышлыдан көньяк-көнбатышка таба якынча 15 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча). Диңгез өстеннән 96 метр биеклектә урнашкан[3].

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[1].

Тарихы үзгәртү

Ярмәк авылының Ярмәк исеме алып китүе Хөсәенев Туйбактыйның улы Ярмөхәммәд исеме белән бәйле. Бу тирәләр, шул исәптән Ярмәк авылының җирләре дә Казан ханлыгына караган була. 1521-1533 елларда Казан ханлыгында Мөхәммәтәмин һәм Сафагәрәйләр хан булып торганда Туйхуҗа ыруыннан Казан татары Асылхуҗа улы Хөсәенне ханнар күп сандагы җир һәм тарханлые дәрәҗәсе белән бүләклиләр.[4] Унсигезенче гасыр башында хәзерге Камышлы төбәге Надир волостенә кергән.

Инкыйлабка кадәр авыл халкы 4 катлауга бүленгән: башкортлар, типтәрләр, мишәрләр һәм «мещаннар». Соңгы төркемгә керүчеләр авылга иң соң төпләнүчеләр. Аларга җир бирелмәгән, алар ям (почта) хезмәтен үтиләр.

Ярмәк исемле авыллар өчәү: Иске яки Түбән Ярмәк, Яңа Ярмәк һәм Югары Ярмәк (хәзерге Байтуган). Типтәрләрнең бер өлеше 1782 елны рөхсәт алып, бөлгән алпавыт Блудов калдырган җиргә күчеп утыралар. Шул рәвешле Яңа Ярмәк авылы барлыкка килә.

Халык саны үзгәртү

Халык саны
2010[5]
432
Гендер составы

2010-нчы Бөтенроссия Халык санын алу мәгълүматлары буенча, халыкның гендер структурасында ир-атлар 46,1%, хатын-кызлар - 53,9% тәшкил итә.

Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар халыкның милли структурасында 460 кешенең 96% тәшкил иткән.[6]

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  2. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  3. Novoye Yermakovo. GeoNames.
  4. Ярмәк авылы тарихыннан, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2012-07-06 
  5. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  6. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».