Яңа Тинчәле авылы китапханәсе

Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авыл җирлегендә яшәүчеләргә хезмәт итүче гомуми китапханә

Яңа Тинчәле авылы китапханәсеЯңа Тинчәле авылы халкына мәдәни-агарту хезмәтен күрсәтүче мәдәният тармагы учреждениесе (китапханә). 2013 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы игълан иткән “Иң яхшы авыл китапханәсе” конкурсында җиңү яулый.[1]

Яңа Тинчәле авылы китапханәсе
Адрес 422422, Россия Федерациясе, Татарстан, Буа районы, Яңа Тинчәле авылы, Ленин ур., 28 йорт
Җитәкче Абзалилова Гөлгенә Расыйх кызы
Китап саны 12,5 мең (2014)
Төр гомуми
Нигезләнү 1936
Координаталары
Хәләте актив
Телефон +7 84374 3-23-60
email bua.bibl@yandex.ru
Яңа Тинчәле авылы китапханәсе
Нигезләнү датасы 1936
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Яңа Тинчәле, Яңа Тинчәле авыл җирлеге[d], Буа районы һәм Татарстан
Адрес Россия Федерациясе, Татарстан, Буа районы, Яңа Тинчәле авылы, Ленин ур., 28 йорт
Почта индексы 422422
E-mail mailto:bua.bibl@yandex.ru
Карта

Тарих үзгәртү

Буа районы Яңа Тинчәле авылында 1936-1937 елларда китапханә оештырыла, ләкин бу елларда аны избач дип атап йөриләр. Ул кечкенә генә агач өйдә урнашкан була. Анда Азизова Әминә апа эшли. Ул вакытта китаплар бик аз күләмдә булып алар кулдан ясалган гади шкафта сакланганнар. Газеталар икеданә генә була.

1938 елда китапханә авыл уртасындагы мәчет бинасына күчерелә, мәчетнең беренче каты китапханә булып саналган, икенче катында клуб булган.Ул вакытта китапханәче булып Тухфатуллин Һади Нуртдин улы эшләгән.Ул 1938 елдан 1941 елга кадәр сугыш башланганчы эшли һәм сугышка китә.Ул вакытта китапханәнең китап фонды 180 данә генә була.

   1941-1945 елларда Сәгыйтова Факия Шәриф кызы китапханәче булып эшли.Аннан соң ул күп еллар клубта клуб җитәкчесе булып

1945 елда китапханәче булып Борһанова Зифа Мөнип кызы эшли.

Бу елларда китап фонды 1000 гә җитә. 1959 нчы елда ул мәктәп китапханәсенә  китапханәче булып эшкә кучә.

  1959 елда китапханәче булып Алабуга культура училищасын тәмамлап Азнакайдан Губайдуллина Венера  Яңа Тинчәле авылына эшкә килә ул барысы ике генә ел эшли.

      1961 елда Чүпрәле районы Иске Шайморза авылыннан Еремеева Миңсылу китапханәгә эшкә килә һәм эшли башлый.

1964 еның 30 илюленә кадәр эшли һәм кияүгә чыга,аннары ире белән Ульян шәһәренә китәләр. Ул елларда китап фонды 5000гә җитә.

     1964 елның 1 нче августыннан Алиакберова Әлфия Зариф кызы китапханәче булып эшли башлый һәм озак еллар шунда хезмәт итә.

     1996 елның октябреннән шушы авылда туып үскән Абзалилова Гөлгенә Расыйх кызы эшкә керә һәм бүгенгесе көндә дә шушы китапханәдә хезмәт итә.            

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү