Яр Чаллы ҖЭҮЯр Чаллы шәһәренең энергетика предприятиесе, «Татэнерго» АҖ составына керә. Җылылык энергиясен шәһәрнең Автозавод һәм Үзәк районыннарының торак массивлары, КамАЗ заводлары куллана. 2012 елның 30 ноябреннән башлап станция директоры булып Хаҗиев Әнвәр Мәгъсүм улы тора[1].

Яр Чаллы ҖЭҮ
Рәсем
Ил

Русия Русия

Урнашуы

Татарстан байрагыТатарстан, Яр Чаллы

Файдалануга тапшыру

1971

Төп характеристикалар
Электр егәрлеге, МВт

1180

Җылылык егәрлеге

4092 Гкал/сәг

Җиһазлар характеристикалары
Төп ягулык

табигый газ

Резерв ягулыгы

мазут

Төп корылмалар
ОРУ

2x220 кВ, 22x110 кВ

Харитада
Яр Чаллы ҖЭҮ (Русия)
Яр Чаллы ҖЭҮ

Төп үсеш этаплары үзгәртү

  • 1969 ел — Кама автомобиль заводын һәм Яр Чаллы шәһәрен электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итү өчен СССР Министрлар Советының 1969 елның 7 октябрендәге 796 нчы номерлы Карары белән КамАЗның җылылык электр үзәген төзү турында карар кабул итә. ҖЭҮн проектлаштыру «Теплоэлектропроект» институтының Львов бүлегенә йөкләнә. ҖЭҮнең электр куәте 820 МВтка билгеләнгән була. Станциянең территориясе Автозавод промкомзонасы җирләрендә урнашкан һәм Яр Чаллы шәһәренең сәнәгать үзәгенең генераль планы белән тыгыз бәйләнгән[2] .
  • 1970 елның 13 гыйнварында КамАзның ҖЭҮ буенча яңа төзелгән СМУ-42 ТЭС-1 эшли башлый.
  • 1970 елның 2 июне — төп корпусның беренче колоннасы күтәрелә.
  • 1971 елның 5 ноябре — ПТВМ-100, 1 нче ст. су җылыткыч казаны ябыла. Яңа шәһәрнең җылылык челтәренә су бирелә, бу исә анда беренче торак микрорайоннарны төзүгә керешергә мөмкинлек бирә. Ноябрь ахырында 2 нче һәм 3 нче ст. казаннары да эшли башлый.
  • 1979 ел — ҖЭҮнең беренче чиратын төзү эшләре тәмамлана, аның куәте проект зурлыгына җитә — 820 МВт электр энергиясе һәм 2822 Гкал/сәгать җылылык. Әмма Яр Чаллы шәһәренең һәм Кама Автомобиль заводының җитештерү куәтләренең тиз үсүе сәбәпле, 1979 елның августында «Теплоэлектропроект» институтының Львов бүлегендә станцияне киңәйтү проектын эшләү йөкләмәсе бирелә.
  • 1993 ел — станцияне киңәйтү проектын тәмамлау. Яр Чаллы җылылык электр үзәгенең электр куәте 1180 МВтка, җылылык куәте 4092 Гкал/сәг җитә.
  • 1994 ел — «Татэнерго» план-икътисад бүлеге боерыгы белән КамАЗ ҖЭҮ Яр Чаллы ҖЭҮнә үзгәртелә.

Музей үзгәртү

1985 елда Яр Чаллы ҖЭҮндә музей ачыла. Аның экспозициясен Чаллы җылылык станциясенең җентекләп әзерләнгән макеты ачкан.

Төп җиһазлар исемлеге үзгәртү

Агрегат Төр Җитештерүче Саны Файдалануга тапшыру Төп үзенчәлекләр Чыганаклар
Параметр Әһәмият
Паротурбина җайланмалары җиһазлары
Пар казаны ТГМ-84 «Б» Таганрог казан заводы
«Кызыл котельщик»
10 1973—1980 еллар Ягулык газ [3]
Җитештерүчәнлек 420 т /с
Пар параметрлары 140 кгф / см2, 560°С.
Пар казаны ТГМЕ-464 Таганрог казан заводы
«Кызыл котельщик»
4 1984 ел
1986 ел
1988 ел
1993 ел
Ягулык газ [3]
Җитештерүчәнлек 500 т /с
Пар параметрлары 140 кгф / см2, 560°С.
Пар турбинасы ПТ-60-130/13 Ленинград металл заводы 2 1973 ел Урнаштырылган сыйдырышлык 60 МВт [3]
Җылылык йөкләнеше 139 Гкал/с
Пар турбинасы Т-100-130-2 Урал турбина заводы 2 1974 ел Билгеләнгән егәрлек 105 МВт [3]
Җылылык йөкләнеше 168 Гкал/с
Пар турбинасы Т-100-130-3 Урал турбина заводы 4 1975—1977 еллар Билгеләнгән егәрлек 110 МВт [3]
Җылылык йөкләнеше 175 Гкал/с
Пар турбинасы Р-50-130/13 Ленинград металл заводы 1 1978 ел Билгеләнгән егәрлек 50 МВт [3]
Җылылык йөкләнеше 188 Гкал/с
Пар турбинасы Т-175-130 Урал турбина заводы 1 1984 ел Билгеләнгән егәрлек 175 МВт [3]
Җылылык йөкләнеше 270 Гкал/с
Пар турбинасы Т-185-130 Урал турбина заводы 1 1987 ел Билгеләнгән егәрлек 185 МВт [3]
Җылылык йөкләнеше 280 Гкал/с
Су җылыткыч җиһазлар
Су җылыткыч казан ПТВМ-100 6 1971 ел
1972 ел
Ягулык газ [3]
Җылылык куәте 100 Гкал/с
Су җылыткыч казан ПТВМ-180 8 1975—1981 еллар Ягулык газ [3]
Җылылык куәте 180 Гкал/с

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В Челнах назначен новый директор ТЭЦ. Челнинские известия (2012-11-13). әлеге чыганактан 2013-06-28 архивланды. 2013-06-23 тикшерелгән.
  2. История Набережночелнинской ТЭЦ. www.tatgencom.ru. әлеге чыганактан 2013-05-21 архивланды. 2013-06-23 тикшерелгән.
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 Актуализация схемы теплоснабжения г. Набережные Челны на 2020 год на период до 2034 года. Официальный сайт города Набережные Челны. әлеге чыганактан 2019-09-22 архивланды. 2021-01-19 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү