Ярослав Заботин
Ярослав Заботин (Ярослав Иван улы Заботин, 20 ноябрь 1930, Казан, РСФСР, СССР — 25 октябрь 2012, Казан, Россия) — математик, физика-математика фәннәре докторы (1975), профессор (1980). 1956 елдан Казан университетында: 1961-1967 елларда исәпләү үзәге мөдире, 1978-2012 елларда икътисади кибернетика кафедрасы мөдире; 1980-1985 елларда уку-укыту эшләре буенча проректор. Сызыклы булмаган программалаштыру назариясенә һәм ысулларына, икътисадта математик ысулларын куллануга, җитештерү белән идарә итүгә һәм икътисади җәгърафиягә караган фәнни хезмәтләр авторы.
Ярослав Заботин | |
---|---|
Туган | 20 ноябрь 1930 Казан, РСФСР, СССР |
Үлгән | 25 октябрь 2012 (81 яшь) Казан, Россия |
Яшәгән урын | Декабристлар урамы, Казан[1] |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |