Якутск гербыЯкутск шәһәренең рәсми символы. Канун буенча, " Герб үзәгендә Кешне күтәреп алган Бөркет" сүрәтләнгән[1].

Тулы версиясендә Якут токымлы атлар «Сэргэ» дип аталган гыйбәдәт агач манараларны ике яктан тоталар. Сэргэ өстендә кымыз эчү өчен милли савыт Чорон урнаша. Сэргэләргә кече герб беркетелгән. Түбәндә Олонхо эпосыннан алынган урысча "Средоточие восьмикрайней земли" дип язылган.
Якутск гербы (1967, 1995 елларда раслана)

Тарих үзгәртү

 
1682 елдагы Якутс кәлгәсе пичәте. Кешне тотып алган Бөркет.

Якутск гербы тарихы 1682 елдагы Якутск кәлгәсе пичәте белән бәйле. Анда беренче тапкыр Кешне тотып алган Бөркет сурәтләнгән. Шушы Себер краеның колонизацияләү мотивы «Кешне тотып алган Бөркет» аннан соң 1790 елда Якутск гербында, 1875 елда Якутск өлкәсе гербында кабатлана.

Совет елларында Якутск гербында индустриаль мотивлар сурәтләнгән, Кешне тотып алган Бөркет алынган. Бу гербта ¼ өлешендә Гади тиен, ¼ өлешендә кар бөртеге, ¼ өлешендә алмаз, ¼ өлешендә теодолит һәм үзәгендә «1632» хәрефләре белән Якутск кәлгәсенең агач манарасы сурәтләнгән. Совет чорындагы герб икенче тапкыр 1995 елда да раслана.

Ләкин шушы герб Россия империясе чорындагы гербка охшамаган, геральдик реестрга кертелә алмады. Дәүләт геральдик комиссиясе буенча:

Кызганычка каршы, Якутск заманча гербы геральдик реестрга кертелә алмый, чөнки аның күп геральдик кагыйдәләрне бозулары бар.

Россия империясе чорындагы гербка охшаган яңа гербы 2012 елда расланган. Дәүләт гербының тулы версяисе авторы – рәссам Максим Черников.

Тулы версиясендә Якут токымлы атлар «Сэргэ» дип аталган гыйбәдәт агач баганасын ике яктан тоталар. Сэргэ өстендә кымыз эчү өчен милли савытЧорон урнаша. Сэргэләргә кече герб беркетелгән. Түбәндә "Олонхо" эпосынан алынган урысча "Средоточие восьмикрайней земли" дип язылган. Сигез яклы җир (саха теле: аҕыс иилэх-саҕалаах аан ийэ дойду) – беренче туган ана-җир, гармония һәм тәртип тулы кешеләр җире. Якутск аның үзәге дип игълан ителә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Символика г. Якутска. Официальный информационный портал Республики Саха (Якутия). 2014-12-25 тикшерелгән.