Якут аты (сах. саха ата) — төньяк урман төрендәге көнчыгыш төркемгә керүче җирле атлар токымы. Эш аты буларак кулланыла, шулай ук ит һәм кымыз өчен асрыйлар. Токымда 5 җирле төр бар: калыма, яна, үзәк, вилюй, тайга. Якут аты кушылгаклары нигезендә мегежек аты (кузнецк һәм рус авыр йөк аты белән) һәм лена буе аты (орлов юртагы һәм рус авыр йөк аты белән) яңа токымнарын китереп чыгарганнар. Җилкә биеклеге 131–141, гәүдә кыек озынлыгы 138–150, күкрәк колачы 158–182, уч колачы 16,4–19,7 см. Тереләй авырлыгы 380–600 кг. Токымны Якутиядә үрчетәләр.

Якут атлары өере
Азәрбайҗан почта маркасы

Якут токомло атлар Якутск гербында урнаша. Якутск гербы тулы версиясендә «Сэргэ» дип аталган гыйбәдәт агач манараларны ике яктан тоталар. Сэргэ өстендә кымыз эчү өчен милли савыт Чорон урнаша. Сэргэләргә кече герб беркетелгән.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.