Якопо де Барбари

Якопо де Барбари, Якопо де Барбери (итальян телендә: Jacopo de' Barbari, Jacopo de Barberi, Barbaro, Barberino, Barbarigo o Barberigo; 1460, Венеция — 1516, Мехелен, Бельгия) — Германиядә эшләгән Яңарыш эпохасы итальян живописецы һәм гравёры.

итал. Jacopo de' Barbari
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Винисә җөмһүрияте[d]
Туу датасы 1460[2][3][4][…]
Туу урыны Венеция, Винисә җөмһүрияте[d][5]
Үлем датасы 1516[3][4][6]
Үлем урыны Мехелен, Бельгия[5]
Һөнәр төре рәссам, художник-гравёр, придворный художник, рәсемче
Эшчәнлек өлкәсе живопись Италии[d][7], живопись Ренессанса[d][7], wood engraving technique[d][7] һәм гравюра[d][7]
Эш урыны Фридрих III[d][8], Генрих V Мекленбургский[d], Иоахим I Нестор[d], Маргарита Австрийская[d] һәм Максимилиан I[d][9]
Башкарган вазыйфа придворный художник[d][9] һәм придворный художник[d][9]
Активлык урыны Nürnberg[8] һәм Венеция[8]
Жанр натюрморт[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Математика[d]
Әсәрләр җыентыгы Музей Бойманса-ван Бёнингена[d], Миннеаполис сәнгать музее[d], Чикаго сәнгать институты[d], Музей искусств Нельсона-Аткинса[d], Национальная галерея Виктории[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Метрополитен-музей[d][10], Национальные музей и галерея Каподимонте[d], Баварские государственные собрания картин[d], Маурицхёйс[d], Художественный музей Филадельфии[d], Лондон милли галереясе[d], Музей истории искусств[d], Bratislava City Gallery[d], Художественный музей Кливленда[d], Коррер[d], Коллекция Лихтенштейнов[d], Рейксмюсеум[d], Художественный музей Экленда[d][11], Музей фюрера[d], Берлинская картинная галерея[d], Kulturstiftung Dessau-Wörlitz[d], Print Collection[d][12], Германский национальный музей[d], Королевский дворец в Варшаве[d], Государственные художественные собрания Дрездена[d] һәм Музей герцога Антона Ульриха[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Jacopo de' Barbari
 Якопо де Барбари Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Якопо де Барбари якынча 1500 елга кадәр Венециядә эшләгән. Аның живопись әсәрләре Джованни Беллининың йогынтысына ишарә итә. 1500 елда Венециядән Германиягә күчеп Яңарыш чорының Төньяк Европада эшләгән беренче мәшһүр итальян рәссамы булган, биредә аның әсәрләре бик популяр булган.
1494-1495 елларда Венециягә беренче сәфәре турында игъланда Альбрехт Дюрер Якопо де Барбари аңа кеше гәүдәсенең дөрес пропорцияләрен төзү серен белгәне турында сөйләгән, әмма моны әңгәмәдәшенә ачырга теләмәгән һәм бары тик бик гомуми хасиятләрдә тасвирлаган дип күрсәтә (бу хикәяне шөбһә астына алалар). 1503 елдан 1506 елга кадәр Барабари саксон курфюрсты Фридрих III сарае янында Виттенберг шәһәрендә торган, 1502 елда нигезләнгән университетта укыткан галим--гуманистлар белән хезмәттәшлек иткән.
Германиядә Якопо де Барбари император Максимилиан I заказлары буенча эшләгән, ә аннан соң Иоахим I Бранденбурглы сарае янына күчкән. Мөгаен, ул Венециягә бургунд герцогы һәм кастиль короле Филипп I Чибәр белән кайткан, аның өчен ул соңрак Голландиядә эшләгән [13]. 1510 елның мартында ул Брюссельда һәм Мехеленда (Бельгия) эрцгерцогиня Маргарита Австрияленең сарай яны рәссамы булган. Якопо де Барбари Альбрехт Дюрер белән тагын бер мәртәбә Германиядә очрашкан. Ике рәссам кеше гәүдәләре сурәтләнешендә пропорцияләр проблемасы турында әңгәмә корганнар. «Дюрер Венеция рәссамыннан ишеткәне белән сокланган булган, гәрчә ул аңа булган серләренең бөтенесен дә ачмаган». Егерме елдан соң Дюрер Маргарита Австрияледән юкка Барбариның кулъязмасын алмакчы булган. Кулъязма (әгәр дә ул чынлап булган булса) хәзерге көнгә кадәр югалган булып санала[14]. 1511 елның январендә Якопо де Барбари авырып киткән һәм васыять калдырган; мартта эрцгерцогиня аның олы яшен һәм зәгыйфьлеген (debilitation et vieillesse) исәпкә алып гомерлек пенсия билгеләгән. Ул эрцгерцогиняга егерме өч гравюра тактасын калдырып 1516 елда үлгән.

Барбариның живопись әсәрләре күп санлы түгел. Сакланып калган (якынча унике) картина «алдалау» жанрында (француз телендә: trompe-l'œil — «алданган күз», «алдаучы күренеш») антик чордан соң мәгълүм булганнардан иң иртә натюрморт өлгесен кертә – чын предметларның иллюзиясен барлыкка китерә торган натуралистик сурәтләнешен. Бу шулай аталган “Мюнхен натюрморты” (Мюнхенның Иске пинакотекасында саклана). Париж һәм Берлин музейларында Мадоннаның изгеләр белән ике сурәте, Веймар музеенда Гайсә башы мәгълүм.
Якопо рәсемнәренең һәм гравюраларының күпчелеген Меркурий Илаһының канатлы таяк кадуцея сурәте белән һәм картушта урнашкан «Jac.o de barbarj p 1504» язмасы белән имзалаган [15].

«Венеция күренеше», яки «Барбари картасы»

үзгәртү
 
Венеция күренеше. Якопо де Барбариның агачта гравюрасы

Агачта гаять зур « Венеция күренеше» (Veduta di Venezia) гравюрасы сәнгать тарихында уникаль әсәр булып кала; оригиналь латин атамасы: VENETIE MD (Венеция 1500). Гравюра 1498—1500 елларда иҗат ителгән булган. Ул алты агач тактада гравирланган булган. Тезелгән оттисклар (һәрберсе якынча 66 × 99 см зурлыкта) шәһәрнең лагунада кош очу биеклегеннән панорамасын (1,315 x 2,818 м) барлыкка китерә. 1500 елның 30 октябрендә Венеция республикасы немец нәшире Антон Кольбка панораманы Нюрнбергта бастырырга һәм нәшер итәргә привилегиясен биргән. Оригиналь оттисклар Венециядә Коррер музеенда саклана. Бу гравюраны элек Альбрехт Дюрерга карый дип исәпләгәннәр, әмма бу атрибуция XVIII гасырдан шик астында булган. Хәзер аны Якопо де Барбарига карый дип ышанычлы итеп саныйлар[16]. Бу шактый төгәл һәм җентекле эш күп топографларның эшендә һәм күп чыганакларда нигезләнгән, географик карталар һәм топографик үлчәүләр кулланып ясалган. Изометрик проекциядә Венеция чиркәүләренең һәм башка биналарның, шул исәптән 103 колокольняның урнашуы күрсәтелгән. Аерым биналарның атамалары бар. Якынча масштаб 1: 1250 (көнчыгыш-көнбатыш) һәм 1: 2750 (төньяк-көньяк), шуңа күрә гравюра, мөгаен, диварда вертикаль килеш күрсәтү өчен булган. Өстә Меркурийның кадуцей белән сурәте (рәссам эмблемасы) һәм: «MERCVRIVS PRECETERIS HVIC FAVSTE EMPORIIS ILLVSTRO» («Бу Меркурий алкышлы алып баручы») язмасы бар. Аста өч япьле сөңге белән Рим диңгез Илаһы Нептун гаваньда дельфинга атланып бара һәм «AEQVORA TVENS PORTV RESIDEO HIC NEPTVNVS» (Мин, Нептун, монда гавань суларын саклап торам) язмасы.
Композициянең периметры буенча – җил символлары, һәрбер яктан икешәр, классик атамалар белән. Сәгать йөреше буенча өстән: Septentrio (T), Aquilo һәм Fulturnus (G), Subsolanus (хач), Eurus һәм Евраустер (S), Остер (O), Auster Affricus һәм Affricus (A), Favonius (P), Corus һәм Circius (M). Хәрефләр «җилләр розасы»ның традицион тамгаларына карый: төньякта Tramontana, төньяк-көнчыгышта Greco, көнчыгышта Levante, көньяк-көнчыгышта Sirocco, көньякта Ostro, көньяк-көнбатышта Affricus, көнбатышта Ponente һәм төньяк-көнбатышта Maestro (Мистраль). Һәрбер җилнең торышы шәһәрнең географик ориентациядән алда күбрәк художество күзаллаулар белән билгеләнә.

Төрле чыганаклар буенча гравюраның беренче халәтеннән 11, 12 яки 13 оттиск һәм башка ике халәтеннән шундый ук микъдарда оттиск мәгълүм (вакыт узу белән гравюраларга кайбер үзгәрешләр керткәннәр). Күп санда сакланып калган оттисклар әсәр эш топографик сурәт буларак түгел, ә мәшһүр сәнгать әсәре буларак каралганы турында шәһадәт булып тора. 1500 елда нәшер ителгән беренче халәт Изге Марк Кампаниласын 1489 елда яшен сукканнан соң һәм янгыннан соң вакытлыча яссы түбә белән күрсәтә. Икенче халәт якынча 1514 елда нәшер ителгән булган һәм гравюра 1511 елда җир тетрәвендә зыян күргән Кампаниланың 1511-1514 елларда торгызылуын күрсәтер өчен үзгәртелгән булган, ә баштагы дата : MD (1500) бетерелгән булган. Өченче халәт соңрак XVI гасырда дата (MD) өстәве һәм янә үзгәртелгән колокольня сурәте белән нәшер ителгән булган.
Якопо де Барбариның “Венециянең күренеше”ннән башка ике охшаш эш иҗат иткән: «Кешенең сатир өстеннән триумфы» (өч тактада) һәм «Кешеләр һәм сатирлар арасында сугыш» (ике панель). Бу 1500 ел тирәсендә башкарылган эшләр, мөгаен, Андреа Мантенья йогынтысы астында.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Record #238017651 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. Art UK — 2003.
  3. 3,0 3,1 AGORHA — 2009.
  4. 4,0 4,1 Web umenia
  5. 5,0 5,1 Union List of Artist Names — 2021.
  6. Levenson J. A. Barbari, Jacopo de’ // Grove Art Online / J. Turner[Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 2017. — doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T006234
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Чешская национальная авторитетная база данных
  8. 8,0 8,1 8,2 Koepplin D. Lukas Cranach: Gemälde, Zeichnungen, Druckgraphik — 1974.
  9. 9,0 9,1 9,2 https://www.ernst-von-siemens-kunststiftung.de/objekt/zuwachs-für-das-reformationskabinett-im-gotischen-haus.html
  10. Метрополитен-музей — 1870.
  11. https://ackland.emuseum.com/people/1164/jacopo-de-barbari/objects
  12. https://web.archive.org/web/http://wallachprintsandphotos.nypl.org/catalog/73422
  13. David Landau in Jane Martineau (ed). The Genius of Venice. 1500—1600. — London: Royal Academy of Arts, 1983
  14. Early Italian Engravings from the National Gallery of Art. JA Levinson (ed). — Washington: National Gallery of Art, 1973. — LOC 7379624
  15. Jacopo de' Barbari Metropolitan Museum. [1] Архив копиясе, 31 август 2021. Wayback Machine
  16. Schulz J. Jacopo de' Barbari’s View of Venice: Map Making. City Views, and Moralized Geography before the Year 1500. —The Art Bulletin, 1978, no. 3: 425—474

Әдәбият

үзгәртү