Ютазы авылы тарихы

Ютазы авылы Ютазы авылы Урыссу бистәсеннән 18 км көнбатыштарак, Ютазы елгасы буенда урнашкан, авыл аша Ульянов-Уфа тимер юлы станциясе һәм Урал - Үзәкне тоташтыручы автомагистраль үтә.

Авыл геологиясе татар ярусының пермь чорына карый. Җир катламы комнан, чуерташтан, вак таштан, балчыктан тора. 1935-1958 нче елларда ТАССРның Ютазы районы үзәге булып тора. Авылга 20 нче йөз башларында (1912 елда) нигез салынган дип исәпләнә. Оешкан көннән алып Сумароково волостеның Бөгелмә өязе Самара губернасына карый. 1920 нче елдан – Баулы районы, 1935 нче елның 10 февраленнән – Ютазы районы үзәге, 1958 нче елның 28 нче февраленнән район үзәге булып Урыссу бистәсе билгеләнә, 1963 нче елның 1 февраленнән – Бөгелмә районы, 1965 нче елның 12 гыйнварыннан – Баулы районы, 1991 нче елның 6 апреленнән – Ютазы районы составына керә.

Биредә яшәүче халыкның төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. Авылда элеватор, урта мәктәп, мәдәният йорты, ике китапханә, мәчет, хастаханә эшли. Муниципаль берәмлек территориясендә бер урта мәктәп, балалар бакчасы, авыл клубы, китапханә, спорт корылмалары бар, участок врач амбулаториясе эшли. Авылда чаңгы, гер күтәрү, бокс, җиңел атлетика спорты зур үсеш алган. Халык саны: 1926 да – 67, 1938 дә – 1097, 1949 да – 3010, 1958 дә – 2647, 1970 тә – 2766, 1979 да – 2427, 1989 да – 2389, 2002 дә – 2211, 2010 да – 2095, 2015 тә – 2169 кеше исәпләнә. Милләтләре– 2002 нче елгы халык санын алу буенча 83% татарлар яши.