Юрий Скребнев (8 июль 192220 май 1993) — ССРБ һәм Россия тел белгече, инглиз филологиясе өлкәсендә белгеч,филология фәннәре докторы (1973), профессор (1974) һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1992).

Юрий Скребнев
Туган 8 июль 1922(1922-07-08)
Ишем, Төмән өлкәсе, СССР
Үлгән 20 май 1993(1993-05-20) (70 яшь)
Һөнәре галим, телбелгеч
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Юрий Максимович Скребнев1922 елның 8 июлендә Төмән өлкәсенең Ишем шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. II дәрәҗәдә Ватан сугышы ордены кавалеры исемен яулый. Германиядә тоткынлыкта була, аннан котылгач, Германиядә совет хәрби администрациясендә тәрҗемәче булып хезмәт итә.

1950 елда Одессада чит ил телләр институтында инглиз теле факультетын яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Аннан урта мәктәптә инглиз һәм немец телләре укытучысы булып эшли.

1956 елдан алып Благовещенск, Пятигорск һәм Уфа уку йортларында эшли. Шул ук елда «Стилистические функции вводных элементов в современном английском языке» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, ә 1971 елда — «Общелингвистические проблемы описания синтаксиса разговорной речи»темасы буенча докторлык диссертациясе яклый.

1958 елдан алып 1965 елга кадәр Юрий Скребнев Башкорт дәүләт университетында инглиз теле кафедрасын җитәкли. Факультетта герман һәм роман телләрен өйрәнү Юрий Скребнев исеме белән бәйле. Ул регионда гыйльми активлыкның өлгесе була. 1961 елдан алып БДУ-да даими рәвештә Идел, Җаек һәм Себер югары уку йортлары укытучыларының зур кызыксыну уяткан гыйльми конференцияләре үтә башлый[1].

1972 елдан алып Н. А. Добролюбов исемендәге Горький дәүләт педагогика чит ил телләре институтында инглиз филологиясе кафедрасында профессор булып эшли башлый, Түбән Новгород лингвистик мәктәбе нигезендә төзелгән аспирантура җитәкчесе.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Юрий Скребнев — 100-дән артык фәнни эшләр авторы. Шулар арасында иң әһәмиятлесе дип 1985 елда чыгарылган «Коллоквиалистикага кереш» монографиясе санала. Бу хезмәт сөйләм синтаксисын өйрәнүнең теоретик нигезләрен тасвирлауга багышланган. «Сөйләм телләрен лингвистик тасвирлауның теориясе һәм практикасы» исеме астында 19 гыйльми эшләр җыентыгының мөхәррире.

М. Д. Кузнец белән автордашлыкта чыккан «Инглиз теле стилистикасы» (1960), «Стилистика теориясенең очергы» (1975) һәм «Fundamentals of English Stylistics» (1994) хезмәтләре стилистика теориясен үстерүгә саллы өлеш кертә. Юрий Максимович җитәкчелеге астында 50 гә якын кандидатлык һәм 4 докторлык диссертацияләре яклана.

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • Коллоквиалистикига кереш / Сиротинина О. Б. ред. астында — Сарытау: Сарытау ун-ты нәшрияты, 1985. — 210 бит.
  • Инглиз теленең стилистикасы нигезләре: [«Инглиз теле һәм әдәбияты» һөнәре буенча югары уку йортлары өчен дәреслек]. — М. Высш. шк. 1994. — 238,[2] б.

Хәтер үзгәртү

1994 елдан октябрьдә ел саен югары уку йортлары арасында үткән гыйльми конференцияләр «Скребнев укулары» исемен йөртә.

2012 елның 30 октябрендә Түбән Новгород дәүләт лингвистик университетында юбилей бәйрәмнәре вакытында профессор һәм филология фәннәре докторы Юрий Скребнев истәлегенә мемориал аудитория ачыла.

Әдәбият үзгәртү

  • Скребнев укулары. Профессор, РФ атказанган фән эшлеклесе Ю. М. Скребнев 90 еллык юбилеена багышланган «Скребнев укулары» халыкара конференциясенең материаллар җыентыгы / И. Кабанова ред. астында. Түбән Новгород, 2012.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү